Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 октябрь 2025, 17:12

Кышка әзерлек тикшерелде

Инде ноябрьгә дә аяк бастык. Бик тиздән кар-бураннары белән кыш та үз көченә керер. Шәһәр халкын кышның ничек килүе дә, юлларны һәм ишек төпләрен җиренә җиткереп, вакытында кар-боздан арындырулары кызыксындыра.  

Кышка әзерлек тикшерелде
Кышка әзерлек тикшерелде

Елдагыча, Совет мәйданында кышкы юлларны тәртиптә тоту өчен махсус техниканың, җаваплы коллективларның әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде. Грейдерлар, тракторлар, йөк төягечләр - Октябрьскийда кышын урамнарны кардан чистартуда эшләячәк техниканы карау узды. Киләсе кышкы чорда кырыктан артык берәмлек махсус техника эшкә җәлеп ителәчәк. Аларның әзерлеген хакимият башлыгы Алексей Пальчинский шәхсән үзе тикшерде. 

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас