Бу көнне Үзәк китапханә диварларында аеруча җанлылык хөкем сөрде. Шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән җыйналган укучылар үзенчәлекле бәйрәм чарасы шаһиты булды.
Дулкынландыргыч чара Башкортостан Республикасы көне һәм Курай бәйрәме уңаеннан оештырылган иде.
Хөрмәтле кунакларны китапханә хезмәткәрләре, алып баручылар Гөлназ Хисамова һәм Ләйсән Бикмөхәммәтова сәламләде, данлы даталарга бәйле мәгълүматлар белән таныштырды.
Һәр кешенең туган көне булган кебек, дәүләтләрнең, республикаларның да барлыкка килгән датасы була.
11 октябрьдә бай тарихлы төбәгебез – Башкортостан Республикасы көнен бәйрәм итәбез. Бу көнне, 1990 елда, Республиканың дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация игълан ителә. Әлеге документы кабул итү Русия Федерациясе субъектлары составында яңартылган демократик Башкортостан тарихының башлангычы була. Яраткан төбәгебез узган олы юлга карап, ныклы ышаныч белән әйтә алабыз – горурланырдай казанышларыбыз шактый. Ә иң мөһиме – гүзәл республикабызда төрле милләт вәкилләре үзара сыешып, дус-тату гомер кичерә. Хезмәт сөючән халкыбыз, сәләтле-тырыш һөнәр ияләре – чын мәгънәсендә горурлык чыганагыбыз, өмет-ышанычыбыз. Ә инде Башкортостанның гүзәл, бай табигатенә килгәндә, аның даны ерак төбәкләргәчә барып ирешә, елдан-ел туристлар агымы арта бара.
Ватаныбыз арытаба да даими үсеш юлыннан атласын, чәчәк атсын, тыныч-имин гомер итсен өчен барча милләт, яшь вәкилләренең тырышлыгы кирәк, әлбәттә. Бу җәһәттән без киләчәк буынга өмет баглыйбыз, кыз-егетләребез сынатмас, ата-бабалар рухына тугры калыр, дип уйлыйбыз...
Янә дә 10 октябрь көнне Башкортостанда беренче тапкыр рәсми рәвештә республиканың төп музыкаль символына әверелгән Курай көне билгеләп үтелә.
Курай – чын мәгънәсендә могҗиза, башкорт халкының ерак гасырлардан килеп ирешкән чал тарихлы милли музыка коралы, флейтаның борынгы туганы. Курай үләне башкорт халкының символы. Аның җиде таҗы төбәгебездә гомер кичергән, үзара берләшкән җиде ыруны гәүдәләндерә. Башкортостан флагында, гербында да әлеге җиде таҗ сурәтләнгән. Гомумән, Курай чәчәге – какшамас дуслык, хезмәттәшлек билгесе, буыннар бәйләнеше. Аның үзенчәлекле, матур яңгырашына, моңына олысы да кечесе дә гашыйк. Елның елында үткәрелә килгән Курай бәйгесе шул хакта сөйли. Мәдәни конкурс иҗат ияләренә осталыкларын күрсәтергә, сәләтле башкаручыларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Кунаклардан – күчтәнәч
Очрашуга чакырылган ихтирамлы шәһәрдәшләребез чыгышы да кыз-малайларны битараф калдырмады. Беренче санлы балалар сәнгать мәктәбенең Курай классы буенча укытучысы Айрат Шәймөхәммәтов бүләк иткән моң-аһәң ерак офыклар киңлегенә әйдәде. Кошлар сайравы, елгалар агышы, чишмәләр челтерәве, куе урманнар шавы, мәһабәт таулар зәңгәрлеге – һәммәсен дә туплаган үзенә сихри-тылсымлы Курай... Форсаттан файдаланып, тыңлаучылар Айрат әфәндегә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, байтак мавыктыргыч мәгълүматка ия булдылар. Шунысы зур әһәмияткә ия, сәләтле остаз укучыларында мәшһүр уен коралына карата ихтирам-сөю хисе тәрбияләүгә ирешә, инде ярыйсы гына остарып килүче шәкертләре дә бар. Димәк, халык сәнгате, күркәм гореф-гадәтләребез арытаба яшәвен дәвам итә!
Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Илһам” клубы әгъзалары да үз тәэссоратлары, уй-фикерләре белән ихлас уртаклашты. Розалия Насыйбуллина туган җиребезгә багышланган, шәхсән үзе иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерде. Мәгълүм булганча, хөрмәтле якташыбыз шигъри әсәрләр тәрҗемә итү белән дә уңышлы шөгыльләнә. Шул рәвешле яшь буын вәкилләренә танылган әдипләребезнең иҗат җәүһәрләрен җиткезүгә ирешә. Бик күркәм гамәл, килешәсездер. Янә бер “Илһам” вәкиле – Наилә Юнысова исә үз чыгышында Башкортостанның кабатланмас илаһи-хозур табигатенә, халкыбызның милли-рухи байлыгына чиксез соклануын белдерде. Рәхилә Хисмәтуллина башкаруындагы шигъри иҗат җимешләре дә залдагылар күңеленә хуш килде. Газиз Җир-Анага мәдхия, йөрәк түреннән ургылып чыккан эчкерсез хис-тойгылар – һәркемгә аңлаешлы, якын кичерешләр.
Гомумән, очрашу дустанә, җылы мохиттә узды, яшь һәм өлкән буын вәкилләре арасында әйтерсең лә күзгә күренмәс элемтә күпере сузылды. Рәхмәтле тыңлаучылар һәр чыгыш ясаучыны көчле алкышлаулар белән озатты. Әйткәндәй, җитди сөйләшүләргә дә урын бирелмәде түгел. Ватанпәрвәрлек рухы, тарихи-мәдәни кыйммәтләргә, Ана телебезгә ихтирам, мәхәббәт, Табигатькә сакчыл караш... Гаять мөһим, көн кадагындагы темалар.
Сәлия Гарифуллина