Безнең шәһәрдә
6 октябрь 2025, 04:19

Октябрьский нинди булыр?

Шәһәр төзелеше турында хакимияттә зур сөйләшү оештырылды

Октябрьский нинди булыр?Октябрьский нинди булыр?
Октябрьский нинди булыр?

Аны муниципалитет башлыгының беренче урынбасары Михаил Черкашнев алып барды.Чарада архитектура бүлеге хезмәткәрләре, эшкуарлар, кызыксынучан шәһәрдәшләр катнаш­ты.
Тикшерүгә чыгарылган мәсьәлә ‑ сәүдә оешмаларын бер стильдә төзү һәм бизәү.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Илнара Гыйлаҗева чыгы­шын­нан күренүенчә, һәр сәүдә киоскы, кибет хуҗасы теләгәнчә бизәлгән, төсе сайланган.
Икътисадый үсеш һәм инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчесе Ольга Хәйретдинова бөтен сәүдә оешмасының тышкы күренеше дә бер төрле генә була алмый, таләпләр сыгыл­малы булырга тиеш, дип саный. Төсләр ‑ бер, формалар, кулланган материаллар төрле булырга мөмкин. Эшкуарлар башкалардан аерылып тору һәм сатып алучыны җәлеп итү максатыннан чыгып эшли. Ни өчен аңа үзенчә төзергә ярамый, дип ризасызлык белдерде белгеч.
Хакимит башлыгы урынбасары, бизнес-шериф Сергей Литов: «Төзелеш материалы һәм үлчәмнәр һәркемнең үзенчә була ала, кафе, тукталыш, чәчәкләр сату киоскы бер стильдә төзелергә тиеш дип карар кабул иткән идек. Безгә тәкъдимнәр белән килүчеләр бик булмады. Эшкуарлык сәгатендә барлык бүлек хезмәткәрләре белән тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү мөмкинлеге бар».
‑Шәһәребезнең үзенчә­лекле архитектурасын абыйлы‑энеле архитекторлар Весниннар күптән билгеләгән. Октябрьский - бик матур шәһәр. Хәзер төзелүче объект­лар шәһәрнең күрене­шенә тәңгәл килергә генә тиеш, ‑ дип саный эшкуарлар берлеге рәисе Владислав Кәримов. ‑ Җәмәгать транспорты тукталышлары барысы да бер төрле‑төсле булырга тиеш. Беренче чиратта ул тукталыш, һәм шәһәр халкына да, кунакларга да аны ерактан күреп танырга кирәк. Урамнардагы күп кенә киоскларны алып куярга кирәк дип саныйм. Алар Октябрьскийның кыяфәтен боза. Шул ук вакытта бөтен сәүдә объектлары бер төрле генә булалмый. Бер типта төзү үрнәге, кагыйдәләр җыелмасы булдырырга тәкъдим итәм.
Утырыш бик эшлекле булды. Сөйләшүдә генә калмыйча, шәһәр урамнары төрлелектән китәр, бер стильдә бизәлер микән?

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас