Безнең шәһәрдә
29 сентябрь 2025, 07:15

Октябрьский шәһәренең танылган табибы Сергей Иванов вафат

Сергей Петрович Иванов 2015-2025 елларда 1 нче шәһәр хастаханәсен җитәкли.

Октябрьский шәһәренең танылган табибы Сергей Иванов вафатОктябрьский шәһәренең танылган табибы Сергей Иванов вафат
Октябрьский шәһәренең танылган табибы Сергей Иванов вафат

 

Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Ведомство башлыгы социаль челтәрләрдә язганча, Сергей Иванов үз эшенең чын профессионалы булган.

"Аның белеме һәм тәҗрибәсе хезмәттәшләре һәм пациентлар өчен ышанычлы терәк булып хезмәт итте. Детальләргә игътибар һәм сыйфатның югары стандартлары аның үзенчәлекле сыйфатлары булган. Ләкин иң мөһиме, Сергей Петровичны башкалар арасында аерып торганы - аның зур күңеле һәм яхшы йөрәге. Аның дипломатлыгы һәм югары дәрәҗә  мәдәнилеге катлаулы ситуацияләрдә компромисслар табарга ярдәм итте, коллективта ышаныч һәм хөрмәт атмосферасы тудырды. Сергей Петрович үзеннән соң һөнәри мирасын гына түгел, үзенең нинди кеше булуы турында җылы хатирәләрне дә калдырды. Аның яхшылыгы һәм зирәклеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак", - диелә кайгы уртаклашу текстында.

 

Сергей Иванов 1966 елда туган. 1990 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. 2020 елда Пирогов ордены белән бүләкләнде.

 

"Туган як" редакциясе хезмәткәрләре мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклаша

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас