Безнең шәһәрдә
19 сентябрь 2025, 09:44

⚡ Администрация тарафыннан җылылык сезоны башлану турында карар кабул ителгән

Октябрьскийда җылылык сезоны быел 22 сентябрьдән башлана.

⚡ Администрация тарафыннан җылылык сезоны башлану турында карар кабул ителгән⚡ Администрация тарафыннан җылылык сезоны башлану турында карар кабул ителгән
⚡ Администрация тарафыннан җылылык сезоны башлану турында карар кабул ителгән
Җылылык белән тәэмин итүче оешма ООО «Теплоэнерго»га беренче чиратта социаль объектларга җылылык бирүне тәэмин итү йөкләнгән.
 
Ресурс тәэмин итүче оешмалар ПАО «Газпром газораспределение Уфа» (Туймазы шәһәре филиалы), АО «Октябрьские электрические сети», ГУП «Октябрьскоммунводоканал»га шәһәрнең котельныйлары һәм тормыш тәэминаты объектларын газ, электр энергиясе һәм су белән өзлексез тәэмин итүне оештырырга кушылган.
 
Предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә объектларның җылылык кабул итүгә әзер булуы буенча тәкъдим ителгән.
Социаль сфера объектлары һәм башка бюджет оешмалары җитәкчеләренә җылылык белән тәэмин итүче оешмага җылылык кабул итү өчен гариза җибәрүне тәэмин итү тәкъдим ителә.
Идарә итү оешмалары, торак милекчеләре берләшмәләре, торак фондына хезмәт күрсәтә торган оешмалар җитәкчеләренә, көндезге температура +8С дан түбән булып, 5 көн рәттән сакланган очракта, торак йортларга җылылык бирүне оештырырга тәкъдим ителә.
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас