

Транспорт чарасының җиде бәрелеше, туктап торган транспорт чарасына алты тапкыр килеп бәрелү, киртәгә бәрелүнең бер очрагы булган, җәяүлеләр катнашында ике, автомобиль аударуның бер очрагы теркәлгән.
Профилактик чаралар вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 245 очрагы ачыкланган, 5 йөртүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.
Фотосурәттә: Космонавтлар урамындагы 5нче йорт янында юл- транспорт һәлакәте теркәлгән. 65 яшьлек машина йөртүче Рено Каптюр машинасы белән идарә иткәндә, янәшәдәге территориядән чыкканда юл бирмәгән һәм 23 яшьлек кыз идарә иткән мотоцикл белән бәрелешүгә юл куйган. Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүчесе җәрәхәтләр ала һәм хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланды.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау бүлеге инспекторы Алина Наширванова.