

Бизнесны ирле-хатынлы Регина Эдуардовна һәм Марат Мәгъсүмович Ногмановлар алып бара. Алар нефть-газ һәм блок-модуль җиһазлар җитештерү, шулай ук аларны капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, компания чаңгыларны саклау һәм әзерләү өчен модульле вакс-кабиналар, эскәмияләр, урналар ясый. Эшне Октябрьскийның башка предприятиеләре белән кооперациядә алып баралар.
Җитештерү цехында 10 кеше хезмәт куя. Югары квалификацияле хезмәткәрләр эшнең тулы циклын башкаралар – проектлаудан алып гарантиягә һәм гарантиядән соңгы хезмәт күрсәтүгә кадәр.
Ногмановлар гаиләсе шулай ук хәйриячелек белән шөгыльләнә – велосипед парковкаларын төзекләндерә, футбол командаларына һәм спорт ярышларына иганәчелек итә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә. Регина Эдуардовна и Марат Магсумович Октябрьский урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең имтихан комиссиясе составына керә, студентларны үз компанияләренә производство практикасына кабул итә.
15 сентябрьдә нефть-газ җиһазлары җитештерү-техник компаниясе үзенең беренче, 5 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу вакыт эчендә яшь, перспективалы компаниянең Башкортстан Республикасы территориясендә генә түгел, бөтен Русия буенча да рәхмәтле клиентлары барлыкка килде.