Безнең шәһәрдә
13 Августа 2025, 06:46

Бергә төзибез!

Октябрьскийда «Стро­нег» акционерлык җәмгыяте үзенең 90 ел­лыгын билгеләп үтте.

Бергә төзибез!Бергә төзибез!
Бергә төзибез!

Төзүчеләр көненә туры ки­тереп оештырылган тантана­да катнашкан 400дән артык кешенең язмышы туры­дан‑туры әлеге хезмәт кол­лективы белән бәйле. Алар ‑ предприятие һәм республи­ка файдасына хезмәт иткән ветераннар, тормыш су­лышын тоеп эшләүче хәзерге хезмәткәрләр.

Чарада Башкортстан Рес­публикасы төзелеш һәм ар­хитектура министры ва­зыйфаларын башкаручы Артем Ковшов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты Алек­сей Шмелев, Башкортстан Республикасы Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе Ил­шат Сәетов, «Төбәк фонды» җәмгыяте генераль дирек­торы Рөстәм Афзалов, Ок­тябрьский хакимияте баш­лыгы Алексей Пальчинский катнашты.

Бу көнне туксан ел дәвамында «Бергә төзибез!» шигаре астында уңышлы эшләп килүче коллек­тив эшчеләре адресына бик күп җылы теләкләр, ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәм, әлбәттә, иң яхшылар Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләренә лаек булды. Алар арасында — хисап­чылар, электр монтерлары, машина йөртүчеләр, шту­катур‑буяучылар, диспет­черлар, бүлек җитәкчеләре, ташчылар, каравылчылар, инженерлар һәм башка­лар.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас