Безнең шәһәрдә
26 июль 2025, 03:34

Шәһәрдәшләр 1,6 миллион сумнан артык акча югалткан

Хакимияттә мошенниклык очракларын кисәтү буенча чираттагы утырыш узды. Кызганычка каршы, Октябрьскийлылар җинаятьчеләрнең хәйләләренә эләгүен дәвам итә, соңгы атнада шәһәр халкы 1,6 миллион сумнан артык акча югалткан.

Шәһәрдәшләр 1,6 миллион сумнан артык акча югалтканШәһәрдәшләр 1,6 миллион сумнан артык акча югалткан
Шәһәрдәшләр 1,6 миллион сумнан артык акча югалткан

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре сөйләвенчә, 3 мошенниклык һәм 12 «дәүләт хезмәтләре» аккаунтын вату очрагы теркәлгән. Бер очракта шәһәрдә яшәүче хатын шикле сылтама буенча күчкән һәм үзенең шәхси кабинетына керү мөмкинлеген югалткан. Башка зыян күрүчеләр шулай ук мәгълүмат яки хезмәтләр алу сылтавы белән смс-кодлар биреп, мошенниклар корбаны булган.

Бер оешма хезмәткәре инвестицияләрдә керем алам дип, 730 мең сумнан артык акчасын югалткан.
2000 елгы шәһәрдәшебез үзен салым хезмәте, «дәүләт хезмәтләре» һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларның корбаны булган. Аферистлар күрсәтмәсе буенча ул "куркынычсыз" счетка кредитка алынган 598 мең сум акчасын күчергән.
Тагын бер пенсионер, поликлиника һәм банкның ялган хезмәткәрләре шалтыратуыннан соң 278 мең сум югалткан.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас