

‑ Түбә катламын тулаем ачып ташларга рөхсәт итмәдем, ‑ дип билгеләп үтте мәктәп директоры Ольга Давыдова. — Әлеге вакытта бинаның арткы өлешен ябалар. Шуны тәмамлагач кына эшчеләр алгы өлешкә күчәчәкләр. Тулаем ремонт эшләре барышына килгәндә, алар графикка ярышлы алып барыла, һәм без 1 сентябрьне яңа түбә астында каршы алырбыз, дип ышанабыз.
Әмма 10нчы мәктәптә төзекләндерү эшләре моның белән генә чикләнмәячәк. Киләсе елда бина фасадын ремонтлау һәм ишек алдын тәртипкә салу күздә тотыла.
9нчы мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен уңайлы шартлар тудыру өстенлекле бурыч итеп куелган. Шуңа күрә эшләр барышында беренче катка төп игътибар бирелә: башлангыч звено укучылары күп вакытларын нәкъ менә биредә үткәрә.
Барлык уку кабинетларында яңа тәрәзәләр куелган. Бүгенге көндә тәрәзәләрне яңарту беренче кат коридорында дәвам итә, спорт залының түбәсе өлешчә төзекләндерелгән, идәннәр ремонтлана.
Алда торган эшләр арасында ‑ беренче катта малайлар өчен бәдрәфне һәм өченче катта гигиена бүлмәсен ремонтлау; террорчылыктан саклану өчен видеокүзәтү системасы булган сак бинасы җиһазландыру.
Шушы ук көнне без 2нче спорт мәктәбендә бара торган ремонт белән дә таныштык. 1954 елда ук төзелгән бинада фасад ремонты башланган. Берьюлы агач тәрәзәләр дә алмаштырыла. Спорт мәктәбе директоры Ирина Волкова сүзләренә караганда, биредә соңгы тапкыр капремонт 2010 елда булган — түбә яңадан ябылган.
Шәһәрнең 20нче мәктәбендә бәдрәфләрне ремонтлауга керешкәннәр. Җирле инициативаларга ярдәм программасы буенча тәрәзәләр яңартылачак.
Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараеның «Юнармия йорты» яшь армия әзерлеге үзәгенең беренче катында керү группасы, идәннәр һәм стеналарны төзекләндерү планлаштырыла.
Кайсы гына объектны алма, ремонт эшләре вакытында сыйфатны саклау ‑ көн кадагына куелган бурыч булып яңгырады.
Илмира ГАЛИЕВА