

10 июльдә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский җитәкчелегендә Зает халкы белән чираттагы очрашу булды. Анда администрация башлыгы урынбасарлары, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук 1нче шәһәр хастаханәсе, Октябрьский шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге вәкилләре катнашты.
Алексей Евгеньевич катнашучыларны шәһәрнең социаль-икътисади хәле белән таныштырды, агымдагы эшләр һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләде. Микрорайонда яшәүчеләр медицина, төзекләндерү, урамнарны яктырту, юлларны һәм тротуарларны, инженерлык челтәрләрен карап тотуга кагылышлы сораулар бирделәр. Барлык сорауларга җаваплар бирелде, кайберләрен хәл итү өчен өстәмә фикер алышу таләп ителә. Мондый мәсьәләләр контрольгә алынды.