Чара кунакларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов сәламләде.
Радий Хәбиров башкорт халкына ярдәме өчен рәхмәт белдерде:
- Мин бүген үземнең кадерле, яраткан башкортларыма рәхмәт әйтәм. Әлеге авыр заманда миңа терәк булганыгыз өчен зур рәхмәт. Без бергә һәм бердәм булганга халкыбыз көчле һәм абруйлы.
«Чыннан, халкыбыз авыр заманнарда бердәм була белгән. 1812 елгы Ватан сугышында да, 1941 елгы Бөек Ватан сугышында да башкорт халкы, туган илгә куркыныч янаганда, яу кырында да, хезмәт тылында да җиңү өчен көрәшкән, аннары сугыштан соңгы авыр чорда илне тергезүдә катнашкан. Бүгенге көндә дә безгә бергә һәм бердәм булу шарт. Әйтелгәнчә, Башкортстан Русия белән бербөтен», - дип үз фикерен җиткерде октябрьскийлы Морат Солтанов.
Съезд утырышында делегатлар берләшмәнең соңгы биш елдагы эшенә йомгак ясады, шулай ук якын киләчәккә актуаль бурычлар турында фикер алышты. Төбәк җитәкчесе үз чыгышында республикада милләтара мөнәсәбәтләр үсеше турында сөйләде һәм төбәкнең социаль сәясәте белән бәйле өстенлекләрне билгеләде.