Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 июль , 16:30

Мошенникларга — 70 млн сум

Октябрьскийда узган алты ай эчендә хезмәт яшендәге 68 кеше аферистлар корбаны булган, шуларның алтысы — сәламәтлек саклау, сигезе — мәгариф хезмәткәре, биш студент, 66 пенсионер һәм даими керем чыганагы булмаган затлар.

Мошенникларга — 70 млн сум
Мошенникларга — 70 млн сум

Бу вакыт эчендә шәһәр халкы мошенникларга 70 млн сумга якын акча биргән. Урланган акчаларның бары тик 5 млн сумын гына кайтарып булган. Биш очракта гражданнарга акчаларын саклап калырга банкларның уяу хезмәткәрләре ярдәм иткән.
Шәһәр эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Төхбәтуллин мәгълүматларына караганда, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге фишинг сайтлары, банклар, ялган хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, кәрәзле элемтә операторларының телефоннан шалтыратулары, акчаны куркынычсыз счетка күчерү тәкъдимнәре, элемтә, читтән торып эшләү, инвестицияләр, интернет‑сайтларда товар сату һәм алу турындагы килешүләрне озайту белән бәйле мошенниклык гамәлләре — иң киң таралганы.
Кырыкалдарлар үзләренең җинаять эшләренә балигъ булмаган балаларны ешрак җәлеп итә. Агымдагы елда республика полициясе «Туганыгыз юл‑транспорт һәлакәтенә эләккән» схемасы буенча 160 мошенниклык фактын теркәгән, алар буенча шикләнелүчеләр сыйфатында
30 курь­ердан сорау алынган, шуларның 23е — балигъ булмаган малайлар һәм кызлар.
Октябрьскийда ярты ел эчендә шундый караклыкның 21 очрагы билгеле. Чагыштыру өчен: 2023 елда — дүрт очрак булган.

 

Хөрмәтле Октябрьский шәһәре халкы!


2024 елның 6 аенда шәһәр халкыннан мошенниклар 70 000 000 сумнан артык акча урлаган.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге даими нигездә мошенниклыкны кисәтү буенча эш алып бара, шул исәптән оешмаларда очрашулар уздыра. Хәзерге вакытта хезмәт коллективлары белән август аена очрашулар графигы әзерләнә.
Графикка кертү мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча шалтыратырга: 8-937-300-03-85.

 

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: