Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 март , 14:22

Без – бердәм халык!

Без бөтен дөньяга бердәмлегебезне күрсәтергә тиеш, дип саный Октябрьский шәһәренең имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.

Без – бердәм халык!
Без – бердәм халык!

Дин әһеле 9нчы мәктәп территориясендәге 517 санлы участокта тавыш биде.
— Бүген мин сайлау участогына Русия Президенты өчен тавыш бирергә килдем. Сайлауларда һәрвакыт катнашам. Киләчәгебезне сайлыйбыз.

Кайвакыт кайберәүләрдән: «Мин сәясәттән читтә», — дигән сүзләрне ишетергә мөмкин. Минемчә, без җәмәгать тормышында актив катнашырга тиеш. Хакимиятне тәнкыйтьләргә була, шул ук вакытта актив эшләргә дә мөмкин. Без яшьләр белән шәһәр мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә очрашабыз, рухи-әхлакый тәрбия алып барабыз. Без бөтен дөньяга бердәмлегебезне, дус гаилә булуыбызны, бергә эшләвебезне һәм үсүебезне күрсәтергә тиеш, — диде Мәүлемҗан хәзрәт.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: