Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 декабрь 2022, 18:30

Төбәк икътисады һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүне цифрлаштыру

«Халыкара бизнес атналыгы» XV юбилей форумы кысаларында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия Төзелеш министрлыгы каршындагы «акыллы шәһәр» эшче төркеменең «Төбәк икътисады һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүне цифрлаштыру» стратегик сессиясен уздырды. Чарада РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик, чит ил кунаклары, федераль спикерлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук ВКС режимында муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Төбәк икътисады һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүне цифрлаштыру
Төбәк икътисады һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүне цифрлаштыру

Хөкүмәт җитәкчесе шулай ук республиканың хәзерге вакытта актив эшләп килүче мөһим блогын билгеләп үтте – төзелеш өлкәсен цифрлаштыру. Бу тема төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм төзүчеләрнең төбәк ассоциацияләре вәкилләре белән «Төзелеш навигаторы. Цифрлаштыруга курс» Бцтенрусия конферениясендә тикшерелгән булган.

Киңәшмәдә шулай ук перспективалы эшләнмә – «Территория» системасы буенча фикер алыштылар, ул бөтен системалар комплексын берләштерә һәм шактый киң функциональ эш мәйданчыгы булып тора.

«Акыллы шәһәр» ведомство проектын гамәлгә ашыруның барышы, «Акыллы шәһәр» стандарты һәм шәһәрләрнең IQ Индексы турында РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда цифрлы технологияләрне эшкәртү тирәнлеге бик нәтиҗәле һәм масштаблы.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: