Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 декабрь 2022, 18:02

Республика ТОСЭРларына 125 компания якынча 50 млрд сум акча салырга планлаштыра

«Халыкара бизнес атналыгы» XV юбилей форумы кысаларында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә «Алга, Башкортстан!» актив инвесторлар клубы утырышы узды.

Андрей Назаров кереш сүзендә, планнарны тормышка ашыруда максатка омтылышлары һәм Башкортстан Республикасы белән эшен дәвам итүләре өчен, барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. Премьер-министр ил азатлыгын яклаучыларга ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтте.

— Бүгенге көндә республиканың икътисадый үсешенә «Башнефть», «Газпром нефтехим Салават», «Башкорт бакыры», «Салаватстекло», «Полиэф» өлешләрен аерым билгеләп үтү мөһим. Иң эре агросәнәгать предприятиеләре – «А7-Агро», «Северная Нива Башкирия», «Таврос», «РаевСахар». Предприятиеләребезгә алга таба ярдәм итү максатыннан, без элек гамәлдә булган салым ташламаларын саклап калдык һәм яңаларын эшләтеп җибәрдек. Санкцияләр шартларында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы расланды, - дип билгеләп үтте Министрлар Кабинеты җитәкчесе.

«Инвестицияләр: заманча чакырулар һәм яңа мөмкинлекләр» доклады белән Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады. Беренче вице-премьер соңгы өч елда республика инвестицияләр үсешенең тотрыклы югары темпларын күрсәтә, бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарны били, дип ассызыклады.

2022 ел нәтиҗәләре буенча республика авыл хуҗалыгына инвестицияләр күләме 15 млрд сумнан да ким булмас, бу узган ел күрсәткеченнән 36%ка артыграк, дип хәбәр итте үз чыгышында БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Аның сүзләренә караганда, бүген өстенлекле инвестицион проектлар исемлегендә 190 млрд сумнан артык инвестицияләр белән агросәнәгать комплексында 122 проект бар, 16 меңнән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

«Алга, Башкортстан!» инвесторлар клубы утырышына йомгак ясап, Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республика Сәнәгатен үстерү фонды ярдәме дә зур роль уйный. Аның эшчәнлек дәверендә ташламалы финанслау 111 проектны гамәлгә ашыру өчен бирелде, бу республика икътисадына 40 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: