Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 ноябрь 2022, 18:45

Башкортстанда инвалидлар өчен туризм үзәге төзеләчәк

«Киртәләрне сындырып» I Бөтенрусия ачык форум-күргәзмәсендә чын-чынлап «киртәләр җимерелә»!  

Башкортстанда инвалидлар өчен туризм үзәге төзеләчәк
Башкортстанда инвалидлар өчен туризм үзәге төзеләчәк

Биредә предприятиеләр, оешмалар, хакимият органнары – аерым кешеләргә чын-чынлап ярдәм күрсәтүчеләрнең барысы да хезмәттәшлек итә.

- Бу өлкәдәге хәлне тамырдан үзгәртү өчен без АСИ белән форум оештырдык. Аларның күп кенә эшләнмәләрен без социаль һәм икътисадый юнәлештә гамәлгә ашырабыз. Шундый проектларның берсе бүген башлана: безнең биш предприятиебез «Һәркем өчен ачык» инклюзив проекты кысаларында социаль йөкләмәләр ала. Шулай ук, катнашучылар тәкъдиме буенча, Башкортстанда инвалидлар өчен туризм үзәге булдырылачак. Табигатебез бик матур, аны барлык гражданнарга, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарга да күрсәтәсе килә. Бу форумны без ел саен үткәрәчәкбез һәм нәрсә эшләнде, өстәмә нинди адымнар кирәклеген теркәп барачакбыз, - дип белдерде БР Премьер- министры Андрей Назаров.


Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: