Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 октябрь 2022, 18:45

DeafSkills — ишетү сәләте начар булган яшьләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә

16 көн – нәкъ менә шуның кадәр вакыт калды 18-35 яшьлек кешеләр өчен һөнәри осталык буенча DeafSkills II Милли чемпионат башлануга. Ул 20-22 октябрьдә Уфада узачак.

DeafSkills — ишетү сәләте начар булган яшьләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә
DeafSkills — ишетү сәләте начар булган яшьләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә

Чемпионатның максаты - ишетү сәләте начар булган яшьләрнең һөнәри осталыкларын үстерү һәм күрсәтү, ишетмәүче яшьләргә эшкә урнашуда ярдәм итү, саңгырау һәм ишетүе начар булган кешеләрнең һөнәри сәләтенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Оештыручылар - Башкортстан Республикасы Президенты грантлары фонды һәм Хөкүмәте ярдәме белән Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте. Проектның төбәк операторы - БРның алдан һөнәри әзерлек үзәге. Быел чемпионатта компетенцияләр һәм катнашучылар саны артты, ул 34 компетенция буенча уздырылачак, анда 500дән артык кеше катнашачак.
«Адаптив физик культура» компетенциясендә конкурс биремен үтәү барышында катнашучыларга заманча технологияләрне кулланып, шәхси тренировкалар фрагментын эшләргә һәм үткәрергә кирәк. Ул Уфа ш., Менделеев ур., 158 адресы буенча (ВДНХ-ЭКСПО Уфа) үтәчәк.

«Веб-дизайн» компетенциясе буенча конкурсантларга компания турында потенциаль клиентларга сөйләүче һәм аларның хезмәтләрен күрсәтүче кечкенә сайт булдырырга кирәк. Төп максат – потенциаль клиент тарафыннан заказ бирү. Уфа ш., Генерал Горбатов ур., 11 йорт адресы буенча (Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм куркынычсызлык колледжы) узачак.

«Визаж һәм стилистика» компетенциясе буенча чемпионатта катнашучылар кичке макияжны башкарачак. Уфа ш., Менделеев ур., 158 адресы буенча (ВДНХ-ЭКСПО Уфа) үтәчәк.

«Персонажлар дизайны» компетенциясендә катнашучыга Русия мультфильмы булдыру өчен кеше һәм рус фольклор халык әкиятләреннән хайван, балык, кош – фантастик образда икенчел персонаж булдырырга кирәк. Уфа ш., Генерал Горбатов ур., 11 йорт адресы буенча (Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм куркынычсызлык колледжы) узачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: