Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
26 Май 2025, 16:38

Уфа ике көнгә "Хатын-кыз бәхете биләмәсе"нә әйләнәчәк

Бишенче тапкыр чара Русия күләмендә уздырыла

Уфа ике көнгә "Хатын-кыз бәхете биләмәсе"нә әйләнәчәк
Уфа ике көнгә "Хатын-кыз бәхете биләмәсе"нә әйләнәчәк

5-6 июньдә Уфадагы «Торатау» конгресс-холында «Хатын-кыз бәхете биләмәсе» Ачык Академиясе оештырыла. Бишенче тапкыр чара Русия күләмендә уздырыла.

Майданга бөтен илдән экспертлар, спикерлар һәм билгеле хатын-кызлар җыелачак. Республикабызның күп кенә районшәһәрләрендә булып узган «Хатын-кыз бәхете биләмәсе» хәйрия проекты башкала картасына үзенең юбилейлы билгесен куя.

2019 елның августыннан алып проект 53 меңнән артык катнашучыны үз эченә алган, Башкортстанның 39 районында булган, Мәскәүдә ВДНХ-да Русия халыкара күргәзмә-форумында күрсәтелгән.

Бул юлы кунакларны ни көтәБай эшлекле программа, лекциялар, түгәрәк өстәлләр, консультация мәйданчыклары, күргәзмә зоналары, танышу, тәҗрибә уртаклашыу, яңа идеялар һәм үзеңнең бәхетле тормышың өчен илһам алуга булышлык иткән ышанычлы, җылы мохит! 

Программа турында тулырак мәгълүмат проектның рәсми сайтында — территорияженскогосчастья.рф. Теркәлү мотлак, катнашу бушлай!

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас