Спорт
21 Мая , 10:43

Гаилә уеннары берләштерде

«Нефтьче» стадионында махсус хәрби операциядә катнашучылар «Гаилә уеннары» спорт фестивалендә көч сынаш­ты.  

Гаилә уеннары берләштердеГаилә уеннары берләштерде
Гаилә уеннары берләштерде

Ярышлар башланыр алдыннан пауэрлифтинг буенча Русиянең халыкара класс­лы спорт мастеры, халыкара һәм бөтенрусия ярышларында җиңүче һәм призер Ксения Материнская разминка үткәрде.

Чарада гаиләләр җитез­лек, тизлек, командада эшләү буенча осталыкларын күрсәтте. Ярыш йомгаклары буенча фестивальнең җиңүчесе итеп Повольных гаиләсе танылды. Икенче урында — Әгълиевлар гаиләсе, өченче урында — Куштановлар гаиләсе.

Октябрьскийда узган спорт фестивале катнашучыларга ярышу гына түгел, аралашу һәм вакытны күңелле, файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге дә бирде.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас