Барлык яңалыклар
Спорт
1 март , 12:16

Ярышлар берләштерде

Октябрьскийда «Рух көче - бердәмлек көче» исемле үзенчәлекле вакыйга булды.

Ярышлар берләштерде
Ярышлар берләштерде

«СВОдан кайткан барлык яугирләргә, бигрәк тә җәрәхәтләнеп кайткан ир-егетләргә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга кушам. Спорт министр­лыгы махсус хәрби операция ветераннарының шөгыльләнү графигын расларга, ә муниципалитетлар спорт объектлары исемлеген билгеләргә һәм алар базасында СВО катнашучылары өчен түләүсез шөгыльләнү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш».

 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Корылтайга Юлламасыннан

 

 Махсус хәрби операция ветераннарын һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын җыйган чара спорт ярышы гына түгел, ә чын бердәмлек бәйрәменә әверелде.

Анда җыелучыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде. 

Ары таба ярышлар программасы башланды. Катнашучылар дартс, уктан ату һәм өстәл теннисы буенча көч сынашты. Монда көндәшлеккә урын булмады, дисәк дөрес булыр.  Чөнки барысы да бер‑берсенә теләктәшлек күрсәтеп, рухи көч биреп торды.

‑  Махсус хәрби операция ветераннары катнашында оештырылган ярышларга икенче тапкыр килдем. Узган елда Спорт сараенда үткән чарада армрестлинг буенча беренче урын алуга ирешкән идем. Бүгенге ярышлар да кызыклы булды, оештыручыларга зур рәхмәт, ‑ диде белдерде Илдар Вәлиев.

Балачактан спорт белән мавыгып үскән кораллы низаг ветераны Илназ Әхмәдиевка да чара ошаган. Ул дартс, уктан ату буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Болар сугыштагы төгәл исәп һәм төз ату күнекмәләре спортта да мөһим булуының ачык мисалы.

Мондый чараны СВО вете­раннарының күбесе яңалык буларак кабул итсә, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары исә шәһәр һәм республика ярышларында актив катнаша. Әйтик, ирле‑хатынлы Алена Лаур һәм Динар Фәизов, коляскада хәрәкәтләнүгә карамастан, хәтта берничә тапкыр парашюттан да сикергәннәр. Әлеге кешеләрнең рух көченә, тәвәккәллегенә сок­ланмый мөмкин түгел.  

Бу чарада җиңүчеләр бил­геләнмәде. Биредә дуслык тантана итте. Һәркемгә диплом һәм иганәчедән бүләк тапшырылды. Ә, иң мөһиме, ярышларда катнашучылар теләктәшлек һәм гади кешелеклелек җылысын тою мөмкинлеге алды. Махсус хәрби операциянең авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ир‑егетләр һәм көн саен рух көче өчен киртә юк, дип исбатлаучы инвалидлар җәмгыяте әгъзалары бер команда булып, берләшеп эш итте. СВО катнашучыларына ярдәм итү һәм «Каршылыкларсыз» үзәкләренең бер бинада урнашуы бу хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышаныч өсти.

Алсу ИБРАҺИМОВА.

Автор:
Читайте нас