Барлык яңалыклар
Спорт
25 декабрь 2025, 16:04

Балык кап, кап!

10 гыйнварда Алтын күлдә балык тоту спорты буенча шәһәр беренчелеге узачак. 

Балык кап, кап!
Балык кап, кап!

10 гыйнварда Алтын күлдә балык тоту спорты буенча шәһәр беренчелеге узачак. Ярышларның төп катнашучылары 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр. Алар боз өстендә кышкы балык тотуда ярышачак.

Оештыручылар 9 гыйнварга кадәр e-mail:  Evgeniy.karmanov.2017@mail.ru, MAX, IMO, «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә һәм 8-993-135-72-53 телефоны буенча гаризалар кабул итә, Карманов Евгений Васильевич.

 

Ярышлар 10 гыйнварда, 09.00 сәгатьтә башлана, 15.30 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү күзаллана.

 

Ярышларда катнашу бушлай.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас