Танылган шәһәрдәшебез Дмитрий Владиленович күп тапкырлар Башкортстан һәм Татарстан чемпионы, Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия турнирларында, гер күтәрү спорты ветераннары арасында Русия, Европа һәм дөнья беренчелегендә җиңүче һәм призер булды. Гомерен ул яраткан эшенә багышлады. Останың энтузиазмы һәм профессионализмы Октябрьский шәһәрен республиканың спорт сөюче шәһәрләре исемлегенә чыгарды. Күнегүләр чорында, гер спортыннан тыш, ул грек-рим көрәшендә дә югары спорт нәтиҗәләренә иреште: классик көрәш буенча СССР спорт мастеры, Бөтенсоюз турнирларында җиңүче һәм призер, Русия беренчелеге призеры булган иде.
Югары категорияле тренер буларак, 12 Русия спорт мастерын әзерләде.
2002 елдан Дмитрий Владиленович профессиональ спортны шәһәр администрациясендә спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе вазифасында эшләү белән бергә алып барды. Аның җитәкчелегендә шәһәрнең спорт-физкультура тармагы республикада иң яхшыларның берсенә әверелде. Дмитрий Данилов Бөтендөнья гер спорты осталары Олимпиадасында да җиңүче булды, Гиннесс рекорды куюда катнашты. Ул БМО каршындагы кеше хокуклары буенча халыкара федерациянең "Крылатый лев" орденына һәм Ватанны торгызу эшендә күренекле казанышлары өчен "Юнеско" орденына лаек булды.
2015 елдан Октябрьский шәһәрендә СССР спорт мастеры Д.В. Данилов истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча Башкортостан Республикасы беренчелеге уздырыла.
Быел ярышлар 19 декабрьдә 10:00 сәгатьтә башлана. Тантаналы ачу - 17:00 сәгатьтә.