Өлкән спортчылар 10 һәм 21 км дистанцияләрне узды, ә яшь йөгерүчеләр 2 км дистанциядә көч һәм чыдамлык күрсәтте. Ярышларда катнашучыларны җанатарлар - туганнары һәм якыннары хуплалы, көч бирде. Балалар өчен ярышта иң яшь катнашучы - биш яшьлек Тимур. Ул шулай ук «Милләт кроссы»нда өлкән абыйсы белән стартка чыкты. Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә һәм призерларга лаеклы медальләр һәм грамоталар, шулай ук чараны оештыручылардан һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды. Ярыммарафон җиңүчеләренә төп приз — велосипед тапшырылды.