Октябрьский – республиканың көнбатышындагы спорт башкаласы дисәк тә хата булмас. Биредә 50дән артык спорт төре үсеш алган. Нәниләр дә, яшьләр дә яраткан спорт төрен сайлый ала. Моның өчен барлык шартлар тудырылган: спорт сарае, мәктәпләре, стадионнар, боз сарае эшләп килә. 35 микрорайона яңа бассейн төзелеше алып барыла. Спортта Русия, дөнья күләмендә танылу алган спортчыларыбыз да күп. Шунысын да әйтик, Октябрьский - төбәк боксы үсешенә зур өлеш керткән ун муниципалитет арасында! Бездә көчле спортчылар һәм тренерлар составы тупланган. Танылган боксчыларыбыз: 1995 елгы Русия беренчелегенең беренче җиңүчесе - Алексей Фёдоров, 2005 елгы Русия беренчелеге җиңүчеләре - Тимур һәм Тамраз Худоян, 2008 елгы Европа чемпионы - Леонид Костылев, 2014 елда яшүсмерләр арасында Европа беренчелегендә җиңүче Иван Абрамов, 2015 елда яшүсмерләр арасында дөнья беренчелегендә җиңүче - Анастасия Сигаева, Русия беренчелеге җиңүчесе, 2017 елда Европа беренчелегендә катнашучы - Зайцев Максим, Русия халыкара класслы спорт мастеры, бокс буенча Европа беренчелеге җиңүчесе Иван Абрамов, Русия беренчелеге җиңүчесе Андрей Панарин һәм башкалар. Арада йолдыздай балкучы шәһәрдәшебез, ике тапкыр Русия чемпионы, Брикс‑2024 уеннары җиңүчесе, Боливариан Алба уеннары-2023 чемпионы Азалия Аминева. Ул 26 сентябрьдә Уфада узачак «IBA.PRO 9» турниры кысаларында узачак ярышлар турында фикере белән уртаклашты. Азалия узган елның августында профессиональ рингка чыкты һәм бер ел эчендә Башкортстан башкаласында узган IBA.PRO кысаларында өч ярышта уңышлы чыгыш ясады.
IBA.PRO версиясе буенча 6-раундлы бәйгедә русияле төрек кызы Неслихан Моллаоглу белән 67 кг га кадәр үлчәмдә очрашачак.
Якташыбыз: "Минем өчен профессиональ рингта чыгыш - ул яңа баскыч. Беләм, монда мине көткән бик күп чакырулар һәм максатлар бар. Хәзер моңа актив омтылабыз. Алдагы ярышта төркияле спортчы - көндәшем, ә төрек боксерлары начар әзерлекле түгел. Шуңа күрә безнең максат - аны сугу саннары белән алдыру һәм техник яктан узу. Шуның өстендә эшлибез дә. Башкортстанда, Уфада узучы барлык турнирлар һәм ярышлар минем өчен иң ошаганы. Монда стеналар да көч бирә, чөнки биредә минем якыннарым. Бу уйлар миңа ышаныч өсти. Мин беләм, рингтан чыккач, минем өчен җан атарга килгән һәр кешене кочаклый һәм рәхмәт әйтә алачакмын".
Октябрьскийлылар Азалияне ярата, яңадан-яңа уңышлар тели.