-19 °С
Болытлы
Әгәр гаилә аз тәэмин ителгән, күпбалалы яки тулы түгел икән, шулай ук гаиләдә сәламәтлеге чикле бала булса, кечкенә якташларыбыз ярдәмгә аеруча мохтаҗ.
Акциягә һәркем кушыла ала. Нәрсә бүләк итәргә мөмкин: дәфтәр, ручка, пенал һ.б. канцелярия кирәк-ярагы, рюкзак, мәктәп формасы (яңа яки яхшы хәлдә), дәреслекләр һәм класстан тыш уку өчен китаплар.
Шушы еллар эчендә меңләгән бала горурлык белән 1 сентябрьдә рюкзагын ача алды, чөнки алар мәктәпкә әзер. Әйдәгез, бу юлы да без һәр балага шатлык һәм ышаныч бүләк итик!
Әйберләрне «Гаилә» Көнбатыш районара үзәгенә китерергә мөмкин.