Туган як
+7 °С
Облачно
МАКС
Бакчачыга
8 Апреля , 09:33

Талпаннар баш калкыта

Кояш нурлары астында уянган табигать белән бергә талпаннар да җанлана.  

Талпаннар баш калкытаТалпаннар баш калкыта
Талпаннар баш калкыта

Көннәр җылына башлау белән дә күпләр урман‑аланнарга чыгу җаен карый. Кызганычка, мондый ял итүләр еш кына талпан тешләве белән тәмамлана.

Талпаннар агачка менми, алар үлән арасында йөри. Бөҗәкләрнең тәпиләре бик эләгүчән, ә үзләре кечкенә, шуңа тән өстеннән нидер үрмәләгәнне сизмисең дә. Әлбәттә калын тәнгә ятып торган кием сезгә аннан сакланырга ярдәм итәргә мөмкин, тик киемгә генә ышанырга ярамый.

Күп очракта талпаннар култык
асты, касык өлеше, колак арты кебек тәннең иң йомшак җирләренә кадала. Шуңа күрә урманда йөргәндә үзегезне һәм дусларыгызны ешрак тикшереп торыгыз.

Талпан энцефалитыннан саклануның иң нәтиҗәле ысулы — вакцинация. Тулы курс өч прививкадан тора. Вакцинацияне көздән (октябрь‑ноябрьдә) башларга, соңгы прививканы язын (март‑апрельдә) ясарга кирәк. Ләкин чынлыкта вакцинацияне кыш ахырында башларга мөмкин, ул вакытта сезнең организм аллерген белән очрашуга әзер булачак.

Шулай да тәнегезгә кереп утырган талпанны тапсагыз, иң әүвәл, тынычланыгыз һәм талпанны тартып чыгарыгыз. Әлеге эшне сәгать йөреше уңаена каршы борып, пинцет ярдәмендә бик дикъкать белән башкарырга кирәк. Беркайчан да талпанны кисәк тартып алмагыз, чөнки инде аның алгы тәпиләре тирегезгә ябышкан, әгәр катырак тартсагыз, сез аның башын өзәчәксез, һәм ул гәүдәсе белән тире эчендә калачак.

Талпанны үсемлек мае ярдәмендә тартып алу ысулы турында еш сөйлиләр. Янәсе бөҗәк тончыга башлый һәм үзе чыга. Табиблар моны эшләргә тәкъдим итми. Бөҗәк чыннан да тончыга, ләкин бу очракта ул сезнең канга максималь күләмдә селәгәй чыгара. Ә ул селәгәйдә авыру тудыручы элемент бар.

Талпанны лабораториягә тере килеш тапшыру зарур, шуңа күрә аны алганнан соң ябык контейнерга салыгыз. Әгәр лабораториягә китерү тоткарланса, талпан салынган контейнерга суга манчылган мамык куярга кирәк.

Талпаннарны Герцен урамы, 7 йорт, 1 каттагы 3нче кабинетка ‑ Октябрьский гигиена һәм эпидемиология үзәгенә эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр китерергә кирәк.
Телефон: 8 (34767) 6‑30‑45.

Исегездә тотыгыз: талпан кадалып, инфекцияләр йоктырмас өчен, кирәкле чаралар күрегез. Үз сәламәтлегегезне кайгырту — сезнең кулларда.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас