-12 °С
Болытлы
Кычыткан төнәтмәсе әзерләгез. Моның өчен теләсә нинди савытка кычыткан тутырырга, җылы су агызырга һәм әчетергә куярга кирәк. Ферментация тизрәк барсын өчен бер уч җир һәм 1 аш кашыгы шикәр комы өстәргә ярый. Бер атнадан файдалы әчетке әзер була, аны 1 чиләк суга 1 л исәбеннән кушып кыярларга сибәргә кирәк.
Җимшәннәрен барлыкка китерү өчен калий кирәк. Бу вакытта кыярны көл белән тукландыралар.
1 чиләк суга 1 стакан көл салып бер тәүлек тотарга һәм һәр төпкә 0,5 әр л сибеп чыгарга. Моны ике атна саен кабатларга ярый.