-12 °С
Болытлы
Алай булса бу киңәш сезнең өчен:
10 л суга 3 г марганцовка, 2-3 г бор кислотасы өстәгез.
Мондый ашлама үсемлекләрнең иммунитетын ныгытачак һәм авырулардан саклаячак. Бер чиләк 3-4 м² га җитә. 3 атнадан процедураны кабатлагыз.
Шунысы мөһим: ашлау алдыннан түтәлләргә яхшылап су сибү сорала.
Ә кишер чебене уңышны юк итмәсен өчен хуш исле барьер кулланыгыз:
1 аш кашыгы кызыл яки кара борычны 10 л суга салырга һәм түтәлләргә сибәргә. Чебеннәр тәмләткеч исләренә өнәми һәм андый түтәлләрне читләтеп уза.
Рецептларны кулланыгыз һәм кишер сезне мул уңыш белән шатландырыр!