

Менә аларның ничек эш итүенең берничә яңа мисалы:
«Табышлы инвестицияләр» Уфада яшәүче 37 яшьлек хатын-кызга «инвестиция платформасы финансистлары» шалтыраткан. Аңа югары пассив керем вәгъдә иткәннәр. Мошенниклар йогынтысы астында хатын-кыз тәкъдим ителгән кушымтаны урнаштырган һәм акча кертә башлаган. Нәтиҗәдә, ул 11 миллион сумнан артык акчасын югалткан.
«ФСБдан шалтырату» 56 яшьлек ир-атка ФСБ һәм Росфинмониторинг хезмәткәрләре исеменнән шалтыратканнар. Аңа счетларында шикле операцияләр турында хәбәр иткәннәр һәм акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергәннәр. Ир-ат ышанып, 800 мең сум акчасын күчергән.
🚔 «Җинаять җаваплылыгы яный» 45 яшьлек ир-атны берничә көн дәвамында «Үзәк банк» һәм «курьер» дип шалтыратучылар «эшкәрткән». Алар аны террористик оешманы финанслауда гаепләп, акча күчермичә торып, җинаять җаваплылыгы янавын әйткәннәр. Ир-ат ышанган, автомобильен залогка салып кредит алган һәм аферистларга тагын 800 мең сум акча күчергән.
Уяу булыгыз һәм якыннарыгызны кисәтегез!
МВД по Республике Башкортостан