

«Нефтьче» паркына мәктәп яны лагерьларына йөри башлаган малайлар һәм кызлар җыелды. Мәгариф бүлеге начальнигы Роберт Хәйдәров һәркемгә күңелле һәм файдалы каникуллар теләде. Җәйге сәхнәдә балаларның үз көче белән куелган концерт башланды: иҗат коллективларын мәктәп стеналары артында үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүче укучылар алмаштырды. Алар биеде, җырлады, акробатик номерлар күрсәтте. Паркның төрле почмагында башланган кече Сабан туенда балалар татарча көрәшкә чыкты, аркан тартышты, капчык киеп ярышты, күзләрен бәйләп чүлмәк ватты, кайчы белән кисеп бүләк, көянтәгә сулы чиләкләр элеп йөгерде... Шул ук вакытта шәһәрнең өстәмә белем бирү үзәкләре малайлар һәм кызлар өчен башваткычлы, танып белү һәм зирәклелеккә уеннар тәкъдим итте. Ленин исемендәге мәйдан да үзендә яшь буынны кабул итте. Балаларны бәйрәм белән котлаган хакимият башлыгы Октябрь Латыйпов җәйге каникулларга чыккан балаларны, гомерләрен куркыныч астына куймас өчен, иминлек таләпләрен онытмаска чакырды. Нәниләр ике кулларына да төрле төсле акбурлар тотып, асфальтка сурәтләр төшерде, сулы бассейнга кармак салып балык тотты. Акыллылар шакмат тактасы артында очрашты. Башка төрле хәрәкәтле уеннар да булды. Ленин исемендәге мәйданда оештырылган чараның иң мавыктыргыч өлеше - Октябрьскийның баш архитекторы Ильнара Гыйлаҗева белән экскурсия. Аларга Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты белгечләре дә кушылды. Яшь шәһәрдәшләр үзәк мәйданны ничек итеп күрергә тели? Өлкәннәрне менә шушы сорау кызыксындырды. Һәм алар аны бергәләп тагын да уңайлырак, матуррак һәм яшеллерәк итү өчен ачыктан-ачык әңгәмә корды.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары