Төрлесеннән
25 Мая , 04:38

Мошенникларга 4,5 миллионнан артык акча күчергән

Бирск шәһәренең 37 яшьлек техникум укытучысы полициягә үзеннән 4,5 миллионнан артык акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Аның сүзләренә караганда, ялган брокерлар белән танышу быелның февралендә булган. Мессенджерда аңа билгесез кешеләр язган, үзләрен биржа аналитиклары дип таныштырган. Берничә атна дәвамында алар хатын-кызның ышанычын яулаган һәм аны ялган биржа платформасында теркәлергә күндергән.
 
Зыян күрүче үзенең 50 мең сум шәхси акчасын керткән. Алга таба, "керем" алгач, мошенниклар аны тагын да күбрәк акча кертергә күндергән. Ышанып, укытучы туганнарыннан һәм танышларыннан зур суммада акча алып торган, шулай ук займнар рәсмиләштергән. Барлык күчерелгән акчаларның гомуми суммасы 4,5 миллион сум тәшкил иткән.
 
Зыян күрүче акчаларын алырга теләгәч, «инвестиция компаниясе хезмәткәре» аңа счетны тагын да зуррак сумма белән тулыландырырга куша башлаган. Шул вакытта хатын-кыз үзенең мошенниклар белән эш итүен аңлаган.
 
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: беркайчан да «гарантияләнгән» керем өчен акча күчермәгез. Интернетта таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. «Трейдерлардан» һәм «табыш буенча белгечләрдән» шалтыратулар һәм мессенджерлардагы хәбәрләр — аферистларның төп эш каналы. Мондый әңгәмәдәшләрне блоклагыз һәм алар белән аралашмагыз. Тикшерелмәгән кушымталарны урнаштырмагыз һәм шикле сайтларда теркәлмәгез.
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас