Туган як
+16 °С
Облачно
МАКС
Төрлесеннән
22 Мая , 09:28

Таксист пенсионер ханымны мошенниклардан коткарган

Уфада такси йөртүчесе игътибарлылык күрсәткән һәм 68 яшьлек пенсионер ханымны аферистлардан коткарып, дүрт миллионнан артык акчаны урлаудан саклап калган.  

Барысы да шалтыратудан башланган: элек зур заводта эшләгән хатын-кызга "кадрлар бүлегеннән" шалтыраталар. Ялган хезмәткәр шәхси мәгълүматларның таралуы турында әйтеп, хатыннан СНИЛС номерын әйтүен сорый, ә аннары аның банк исәбенә куркыныч янавын һәм акчаны «куркынычсыз счетка» күчерү кирәклегенә ышандыра.

Зыян салучылар кушуы буенча, ханым якындагы банкка кадәр такси чакырталар. Ул банктан бер миллионнан артык акча ала.

Банктан чыккач, ул үзен банкка илткән таксистка мөрәҗәгать итә һәм өенә илтеп куюын сорый. Таксист пассажирның күңел төшенкелеген сизеп ала һәм шикләнә, сораштыра башлый һәм тиз арада аның мошенниклар йогынтысында булуын аңлый.

Таксист шунда ук аны полициянең якындагы бүлегенә алып килә һәм анда булган хәлләрне тәртип сакчыларына җентекләп сөйләп бирә. Тикшерүче белән әңгәмә вакытында аферистларның өйдә сакланган өч миллионнан артык акчаны да үзләренә тапшырырга кушулары ачыклана.

Таксистның битараф булмавы һәм тиз арада күрсәткән ярдәме нәтиҗәсендә, пенсионер ханым үзенең тупланмаларын саклап кала алган. 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас