Төрлесеннән
24 Апреля , 05:11

ЮХХДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында кунакта

27нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре кунакка шәһәребезнең ЮХИДИ хезмәткәрләрен каршы алды. Очрашу «Балаларны яклауга ЮХХДИ» акциясе кысаларында оештырылды.  

ЮХХДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында кунактаЮХХДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында кунакта
ЮХХДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында кунакта

Чараның максаты — балаларны юл-патруль хезмәте инспекторы һөнәре белән таныштыру, «юллар иминлеге сагында тору» нәрсә аңлатканын төшендерү һәм урамнарда тәртипне тәэмин итүчеләргә карата хөрмәт тәрбияләү иде.

Хезмәткәрләр үз эшләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни өчен үтәү мөһим булуын аңлаттылар һәм булачак инспекторга нинди сыйфатлар кирәклеген әйттеләр. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм әңгәмәдә актив катнаштылар.

Чараның иң истәлекле мизгеле — патруль машинасын күрсәтү булды. Балалар машинаның төзелеше, махсус сигналлары һәм инспекторларның эшендә ярдәм итүче җиһазлары белән таныштылар. Аннары теләге булган һәркем чын хезмәт машинасына утырып, үзен тәртип сакчысы итеп хис итеп карады.

Балаларның шатлыгы эченә сыймады! Чарадан соң күпләр киләчәктә ЮХИДИ инспекторы булырга һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итеп, юлларда тәртип сакларга теләүләрен белдерделәр.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас