

Суд ачыклаганча, хатын-кыз оешкан төркем составында эш иткән. Схема болай эшләнгән:
1. Ялгыз, үлгән гражданнар турында мәгълүмат эзләгәннәр.
2. Аларның фатирларына ялган документлар әзерләгәннәр.
3. Сатып алучыларны тапканнар, фатирларны күрсәткәннәр һәм килешүне теркәүгә кадәр озатып йөргәннәр.
Зыянның гомуми суммасы үлгәннәрнең туганнарына һәм дәүләткә 65 миллион сумнан артып киткән.
Барлыгы 20 фатир сатылган.
Моннан тыш, мошенниклар үлгән кешеләрнең счетларына кереп, аннан 6,5 миллион сумга якын акча урлаганнар.
Суд гаепләнүчегә 6 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде, ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә узачак.
Бу җинаять төркеменең башка катнашучыларына карата элегрәк гаепләү карары чыгарылган инде. Гаделлек тантана итте!