Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 март , 12:52

Мошенникларның курьеры суд каршына басачак

Кырмыскалы районында суд каршына мошенникларга ярдәм иткән һәм 96 яшьлек әбидән  290 мең сумнан артык акча урлауда катнашкан егет басачак.  

Тикшерү мәгълүматлары буенча, барысы да мессенджердагы язышудан башланган. Күмертаудан 19 яшьлек егет «курьер» булып эшләргә ризалашкан, әмма нәрсәгә эләгүен башта ук аңлап бетермәгән.

 

Схема классик булган: җинаятьчеләр өлкән яшьтәге хатынга шалтыратып, аның кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип куркытканнар. Берничә көннән егет әбигә килгән һәм аннан барлык акчаны алып киткән. Аннары ул акчаларны банкомат аша мошенникларга күчергән.

 

Егет үз гаебен тулысынча таныган һәм зыян күргән ханымга китерелгән зыянны тулысынча каплаган.

 

Хәзер җинаять эше Кырмыскалы район судында каралачак.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас