Кадерле дин кардәшләребез! Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте исеменнән сезне Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.
Рамазан аеның тәмамлануы мөслим һәм мөслимәләр өчен ураза тәмамлану гына түгел, ә рухи тормышыбызның яңа чоры башлануына яхшы нигез булып торсын. Аллаһы Тәгаләнең бу айда күрсәткән рәхмәте безнең белән мәңгегә калсын! Без түли торган фитыр садакасы мохтаҗларга файда китерсен һәм тоткан уразаларыбызны кабул итүгә сәбәп булсын.
20 мартта шәһәребезнең барлык мөселманнарын «Нурул‑Ислам» мәдрәсәсенә, Нарыш, Мулла, Зает, Московка һәм Төрекмән бистәләрендә урнашкан мәчетләргә чакырабыз. Әлеге мөбарәк бәйрәм 05:52 сәгатьтә иртәнге намаз белән башланачак. Гает намазы 9:00 сәгатьтә укылачак.
Бәйрәм намазыннан соң, күркәм гадәт буенча, мөселманнар бер‑берсен тәбрик итә. Һәр йортта таба исе тарала - камыр ашлары әзерләнә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, ялгызларның, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәрне догалар белән искә алу - бәйрәмнең матур йолалары.