Русия Социаль фонды мәгълүматы буенча, индексация процедурасы автомат рәвештә оештырыла, гражданнарга гариза язу соралмый.
Русиялеләр өстәмә түләүләрне инде апрельдә үк алдан билгеләнгән график нигезендә ала башлаячак. Индексацияләү законда каралган һәм ел саен апрель аенда үткәрелә.
Дәүләт пенсияләренең төрле төрләре, шул исәптән инвалидлык, туендыручысын югалту, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм радиациядән зыян күрүчеләр, очучы-сынаучылар һәм башка категория өлкәннәрнең пенсияләре артачак.
Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме якынча бер мең сумга артачак һәм якынча 16,5 мең сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга пенсияләр 1,6 меңгә артачак һәм якынча 24,5 мең сум тәшкил итәчәк. Балачактан беренче төркем инвалидлар 25,4 мең сум күләмендә пенсия алачак. Һәр алучының факттагы өстәмә күләме пенсиянең индивидуаль күләменә бәйле булачак.
Шулай ук 80 яшькә җиткән кешеләрне һәм беренче төркем инвалидларны караучыларга түләүләр артачак. Ул пенсия составына кертелә, ә тәрбияләүче затка түләнми. Хәзер түләү 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Аны шулай ук автомат рәвештә күтәрәчәкләр, бу хакта белдерергә кирәк булмаячак.