Телне онытмыйк, дуслар!
Күрер өчен күз кирәк,
Ишетергә колагы.
Матур итеп сөйләр өчен
Кирәк туган телләре.
Иртә белән хәерле дип,
Башлыйм әле көннәрне.
Онытмагыз, дусларым,
Данлы туган телләрне!
Әйлән‑бәйлән уйнап кына,
Үтсен әле көннәре.
Һәркемнең дә йөрәгендә
Газиз туган телләре.
Гөлия ЯГАФАРОВА
Татар теле — татлы тел
Туган телем минем татар теле,
Татар булуыма шатланам.
Телем аркасында ничә төрле
Милләт белән аралаша алам.
Газиз әнкәм мине җырлый‑җырлый
Бишекләргә салып тибрәткән.
Элек патшалар да татар халкын
«Бөек милләт», диеп йөрткән.
Татар теле татлы тел ул,
Үз телеңне яхшы бел.
Төрки телле дуслар белән
Аралаша торган тел.
Ана телем ‑ татар теле,
Гасырлардан килгән гөл.
Үз телеңнең башка телдән
Аермасын яхшы бел.
Тукай язган шигырь, җырлар
Гомерлеккә калырлык.
Тукай телле татар булу
Минем өчен горурлык!
Рәзинә САБИРОВА
Туган телем
Туган телем ‑ татар теле,
Юк дөньяда аның тиңе.
Шуңа, бәлки, мин бәхетле
Тапманганга аңа тиңне.
Мин уйлыйм туган телдә,
Аралашам өйдә көн дә.
Балалар да сөйли белә,
Гореф‑гадәт дәвам итә.
Туган телдә шигырь язам,
Күңел тулса, җырлап алам.
Дуслар белән аралашам,
Милләтемә горурланам.
Һәр кешенең туган теле,
Саналганга җирдә изге.
Югалтмаска үз телемне,
Кагылса да заман чире.
Ата‑баба саклап килгән,
Күрсә дә күп михнәт читтән.
Оныклар да телне белсен,
Без киткәнче якты җирдән.
Югалса, нишләрбез?
Иң мөһиме ‑ туган телне саклау,
Югалмасын киләчәк буынга.
Һәр милләттә шундый бурыч тора,
Уйлар иде шуның турында.
Соңгы еллар мәгънә бирмәгәнгә,
Тел бетүгә таба юл ала.
Дуслык теле өстен булганга,
Үз телебез үзе югала.
Аралашу кими туган телдә,
Мәктәптә дә сирәк укыла.
Тиңләү бара аны чит телләргә,
Чөнки белү кирәк санала.
Туган телләр югалганда
Ник калмыйбыз борчуга?
Бәлки, кирәк бүген чаң кагарга,
Югалгач бит аннан соң була...
Таһир ХӘБИРОВ