Юл-транспорт һәлакәте М5 «Урал» автоюлының 1349нчы чакрымында килеп чыккан. 25 яшьлек кыз «Лада Гранта» руле артында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм «Вольво» зур йөк машинасы белән маңгайга маңгай бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәтендә яшь кыз урында ук үлгән, дип хәбәр итте МАХ каналында Башкортстанның ДАИ башлыгы Владимир Севастьянов. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.
Икенче юл-транспорт һәлакәте шулай ук Туймазы районында, М5 «Урал» автомобиль юлының 1297 нче чакрымында теркәлгән.
Беренчел мәгълүматларга караганда, 21 яшьлек машина йөртүче «Лада Нива» руле артында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм КамАЗ белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе урында ук үлгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның ДАИ ТГ-каналында. Вакыйга тикшерелә.