Ул СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең һичшиксез мөһимлеген ассызыклады, шулай ук ветераннарны тернәкләндерү, адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру өчен шартлар тудырырга кушты. Башкортстанда сугышчыларга ярдәм итү программасы уңышлы тормышка ашырылуы аеруча сөендерә - 7,5 меңнән артык кеше госпитальдә ярдәм алды, һәм төбәктә аларның гадәти тормышка кайтуы мөмкин кадәр уңайлырак булсын өчен бар да эшләнә.
Икътисадны үстерү дә мөһим һәм актуаль булып кала — инвестицияләр, предприятиеләрне модернизацияләү, технопарклар һәм кластерларны үстерү. Болар барысы да төбәкнең тотрыклы үсеше өчен нигез тудыра, шунсыз хәзерге чынбарлыкта җиңү турында сөйләү кыен.
Республика башлыгы җәмгыятьнең бердәм булуы, террорчылык һәм неонацизм кебек куркынычларга каршы көрәшү зарурлыгын ассызыклады. Шулай ук инфраструктураны үстерүгә һәм яңа регионнарга ярдәм итүгә зур басым ясалды — күп торак һәм юллар төзелде инде, зыян күргән территорияләрне торгызу дәвам итә.
Тулаем алганда, чыгыш үзенең максатчанлыгы һәм ачыклыгы белән тәэсир калдырды. Бу бурычларның тормышка ашырылуы мөһим, һәм без, үзебезнең уртак максатларыбызга – җиңүгә һәм ил иминлегенә ышаныч белән барачакбыз.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшмәкәрлек һәм туризм комитеты рәисе Алексей Шмелев.