Төрлесеннән
3 февраль , 03:54

Октябрьский хатын-кызлар берлеге рәисе Асия Мофаззалова Юллама турында

 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасын  игътибар белән тыңладым.    

Октябрьский хатын-кызлар берлеге рәисе Асия Мофаззалова Юллама турындаОктябрьский хатын-кызлар берлеге рәисе Асия Мофаззалова Юллама турында
Октябрьский хатын-кызлар берлеге рәисе Асия Мофаззалова Юллама турында

Чыгыштан соң беренче минутларда, Бөек Ватан сугышы ветераны кызы буларак, минем хәтергә «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунг искә төште. Янә Радий Фәрит улының «Бурычлы һәм тиеш булганны эшлә», дигән сүзләре дә истә калды.

Яу кырларында бүген бик күп якташларыбыз хәрби бурычларын намуслы башкара. Бөтен халык фронтка ярдәм итүдә катнаша: гуманитар ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә, иң изге теләкләрен әйтеп, сугышчыларга хатлар яза... Минем карашка, бу безнең алда торган төп бурычларның берсе.

 

Әлбәттә, хатын-кыз, әни һәм әби буларак, Юлламада республикабызда лаеклы тормыш сыйфатын хуплау турындагы нигезләмәне билгеләп үтәсем килә. Каршылыкларга карамастан, безгә һичшиксез алга барырга кирәк.

Шәһәрнең хатын-кызлар берлеге СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча барлык чараларда катнаша.

Бергә - без көч!

Октябрьский хатын-кызлар берлеге рәисе Асия Мофаззалова.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас