Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре полициясенең дежур бүлегенә мошенниклык турындагы гариза белән 67 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, мессенджерда шәһәрдәшебезгә хат килгән. Анда билгесез кеше үзен чит ил дипломаты дип таныштырган. Язышу барышында хатын-кыз үзенең кыйммәтле кәгазьләр һәм әйберләр варисы булуын белгән. Чит-якларда туганнары табылганга бик гаҗәпләнсә дә, таныш булмаган кешенең сөйләвенә колак салган ул. Алга таба ир-ат аңлатканча, аның юристы мөлкәтне Русия биләмәсенә китерү өчен барлык документларны рәсмиләштергән. Үзенең «мирасы» белән кызыксынып, пенсионер нинди «байлык» көткәнен белергә карар кылган.
Әңгәмәдәш зыян күрүчегә күпсанлы дипломнар һәм мираска керү турында сертификатлар җибәргән. Бу мирасны алу өчен ханым бары тик акча түләргә тиеш дип аңлатканнар. Пенсионерка берничә көн эчендә мошенниклар хисабына 282 000 сум акчасын күчергән.
Полиция хезмәткәрләре тагын бер тапкыр кисәтә, уяу булыгыз! Акчагызны таныш булмаган кешеләргә күчермәгез. Билгесез кешеләр белән телефоннан яки интернетта аралашканда, әгәр дә ул шикле тоелса, әңгәмәне өзәргә оялмагыз.