Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар , 17:29

Җәйдә ун көн ял

 Кытай дигәч, сезнең күз алдыгызга ни килә? Миллионлаган кеше, биек йортлар, алдынгы технологияләрме, әллә инде тискәре сыйфатны белдерүче сүз кебекме?

Җәйдә ун көн ял
Җәйдә ун көн ял

Тәэсирләр юлга чакыра
Кытайга сәяхәткә җыенгач, бераз гына бу ил турында мәгълүмат җыйдым. Кытай ‑ гаҗәеп контрастлар иле: табигате, мәдәнияте һәм архитектурасы төрле. Кытай буйлап идеаль сәяхәтне планлаштыру һәм аны бөтен тулылыгында бәяләү өчен уйланыл­ган план кирәк, дип белдерә тәҗрибәле сәяхәтчеләр һәм, иң мөһиме, ашыкмаска кушалар. Чын Кытай культурасы белән танышу өчен илнең материкта урнашкан өлешенә барырга кирәк, диләр. Ә без җәйне озайту, диңгез ярында ял итү максатын куйдык. Һәм Хайнань утравына юллама алдык. Хайнань ‑ Кытайның көньягындагы тропик утрау, Хайнань провинциясе составына керә. Исеме «диңгез көньягы» дип тәрҗемә ителә. Шулай ук утрауны еш кына һава шартларының охшаш булуы аркасында «Көнчыгыш Гавайя» дип тә атыйлар. Утрау материк Кытайдан Цюнчжоу бугазы белән аерылган, аны көнчыгыштан, көньяктан һәм көнбатыштан Көньяк Кытай диңгезе уратып алган. Хайнань зур гына утрау, төньяктан көньякка 155 чакрым һәм көнчыгыштан көнбатышка 169 чакрым сузылган. Ландшафт яр буйларыннан утрауның үзәгенә таба кискен үзгәрә: төньякта ‑ плантацияле тигезлекләр, көньяк өлешендә ‑ куе джунглилар, яшерен шарлавык­лар һәм тау сыртлары. Юлга чыгасы көнне тү­зем­сезләнеп көтеп алдык. Диңгез яры, яңа танышлар, тәэссоратлар алга чакыра­... Самолетта тугыз сәгать очабыз, аста, болытлар арасыннан шәһәрләр, таулар, елга‑күлләр шәйләнә. Һава торышы ничек буласын алдан карап куйган идек: +22‑25 градус чамасы, болыт. Бездәге 0, +2 градустан соң үз‑үзеңне хис итү авыр булмас, дип сөендек. Алга китеп әйтим, Кытайда озатып калган 28 градус җылылыктан 15 градус салкынга кайтып төшү авыр бирелде. Аэропорттагы тикшерү турында аерым әйтәсем килә. Бик җентекле, ләкин тиз уздырдылар таможня контролен. Өстәвенә, илгә кергәндә һәркемнең бармак эзен төшереп алалар икән. Гид, автобуслар... Әйткәндәй, биредә автобуслар, машина‑скутерлар барысы да электр моторында эшли. Таулар аша экскурсиягә барганда гына бензин двигателе гөрелтесе ишетелде. Болар барысы да утраудагы һава чисталыгы өчен эшләнә икән.

Саф һава һәм таныш үсемлекләр

Утрауга якынаюга ук шәф­кать алиһәсе Гуанинь сыны каршы алды. Кытайлар ул утрауны цунами һәм су басулардан саклый, дип ышана. Статуяның биеклеге таң калдыра ‑ 108 метр. Ул 2005 елда урнаштырылганнан соң, биредә сунами һәм тайфуннар, су басу очраклары кимегән. Очкычтан төшкәч биредәге саф һава, яшеллек, биек‑биек пальмалар, анда‑монда йөгерүчеләрнең саны таң калдырды. Үзебез яшәячәк отель биләмәсендә күпме таныш үсемлекләр күреп тагын шаккаттым! Биредә безнең бүлмә гөлләре агач‑куаклар булып шау чәчәктә утыра.Аллы‑гөлле бугенвиллияләр, шефлера, Бенджамин фикусы, юкка, чәнечкеле паль­ма‑панданус куакларны­ хәтерләтсә, гади фикус бездә­ге каеннар кебек биек булып үсә. Кытайның рәсми валютасы ‑ юань (милли атамасы - жэньминьби, «халык акчалары» дип тәрҗемә ителә). Бер юань 10 цзяо яки 100 фэньдан тора, әйләнештә бердән 100 юаньга кадәр банкноталар һәм вак тәңкәләр бар.

«Нихау!» ‑ «Ни хәл?» нәкъ безнеңчә, татарча

Без Ялонг‑бей пляжына караган виллада яшәдек. Отельләрнең керү урынын ‑ ресепшенны һәр хуҗа үзенчә төзи, бизи, матурлый. Безнеке кытай стилендә төзелгән, мөгаен, барлык фен‑шуй кагыйдәләренә туры китереп, су фонтаннары, балык­лар мыжлап торган күл, кытай фонарьләре, өстәл, урындык һәм диваннар урнаш­тырылган. Иртәнге, төшке һәм кичке аш өчен аерым бүлмәләр каралган. Диңгезгә, юл аша гына чыгып, биш минут җәяү барасы. Отель төп корпустан һәм матур бакча белән әйләндереп алынган 104 уңайлы аерым торучы виллаларны тәшкил итә. Отель территориясендә матур күл бар. Көн саен ашарга барганда, диңгезгә яки шәһәргә чыкканда шул бакчага, андагы гөлләргә карап сокландык. Иртән яктыруга бакчаны җыештыручылар килә. Һәркайсы «Нихау!» дип сәламли, миңа бу сүз «Ни хәл?» дип ишетелә, без дә, кул болгап, аларны сәламлибез.

Һәркайсы кызыктыра. Өлгер генә

Экскурсияләр сайлау бик авыр булды. Көннәр саны чикләнгән, әле диңгездә су коенасы килә, өстәвенә, Кытайга килеп аның медицинасы белән танышмау да дөрес булмас, дип һәркайсына өлгерергә тырыштык. Санья шәһәре белән танышу ‑ беренче экскурсиябез булды. Вероника исемле, тумышы белән Краснодар ягы кызы бик оста итеп оештырды сәяхәтебезне. Ярты көн буена шәһәрдә, елан үрчетүче мяу кабиләсендә (иң борынгы ике кабиләнең берсе. Икенчесе ‑ Ли кабиләсе, алар су өстендә төзелгән йортларда яши, энҗе үстерү белән шөгыльләнә), акула фермасында һәм анда җитештерелгән искиткеч дарулар, ефәк һәм чәй йортында булдык. Кытай дөньяга үзенең искиткеч сыйфатлы ефәк җитештерүе, чәе, фарфоры белән танылган. Биредә бик тырыш, максатчан халык яши. Мәсәлән, Бөек Кытай дивары ‑ дөньяда иң зур оборона корылмаларының берсе, озынлыгы ‑ 21 мең чакрым. 1987 елда диварны Кытайның инженерлык даһилыгы һәм тарихи куәте символы буларак ЮНЕСКО­ исемлегенә керткәннәр. Билгеле булуынча, биредә кәгазь, компас, дары, китап басу, ефәк уйлап табылган. Ә Ефәк юлы? Тарихта иң мөһим сәүдә магистральләренең берсе, Кытайны Европа белән бәйләүче, товарлар, белем һәм мәдәни казанышлар белән алмашу мөмкинлеген биргән. Икенче экскурсиябез атаклы Янода паркына булды. Кытайның Хайнань утравындагы Янода тропик урманы биш тропик урманның табигый үзенчәлекләрен туплаган ачык һавадагы музей буларак дан казанган. Бу паркта ике төп Үзән бар: Хыял Үзәне һәм Тропик урман Үзәне. Монда шарлавыклар, сирәк хайваннар, кошлар, шикәр пальмалары, орхидеяләр һәм башканы күрергә мөмкин. Билгеле, без ул урманның бик кечкенә өлеше белән таныштык, шулай да алсу фламинголарның бик җитди кыяфәттә таяк кебек тәпиләрендә йөрүен, гадәти каз‑үрдәк сыман суда ризык эзләвен күзәтү кызык булды. Лемурларны тотып сыйпап карарга, зур попугайлар белән фотога төшәргә, агач эшләнмәләр музее, зоопарк җанварлары белән танышырга мөмкинлек туды. Ә тирә‑якны, табигать күре­нешләрен канат юлыннан күтәрелгәндә, пыяладан ясалган мәйданчыкка чыгып өстән күзәткәндә онытылмас тәэссоратлар уятты. Маймыллар утравы ‑ Наньвань дәүләт тарафыннан саклана торган табигать тыюлыгы Хайнаньның көньяк яр буенда, Саньядан ерак түгел урнашкан. Биредә 2500дән артык макака яши, аларны монда 1965 елдан алып үрчетәләр. Ничә килограмм банан алып килсәң дә, биредә яшәүчеләрнең барысын да сыйлап бетерерлек түгел! Ә шулай да гаҗәеп җанвар икән маймыл, күпме күзәтсәң дә туймыйсың.

Вакыт дәрьясына романтик сәяхәт

 «Романтик» паркы ‑ утрау­да яшәүче халыкларның мәдәнияте турында сөйләүче этник стильдә бизәлгән зур парк. Ул тематикасы, инфра­структурасы, шоулары һәм аттракционнары белән дан тота. Биредәге музейлар, кул осталары эшләре, яшеллек, фонарьләр ‑ һәркайсы игътибарны үзенә тарта. Шулай ук курку бүлмәсе, көзгеләр лабиринты, «авыш» өйләр... Мөгаен, иң матуры - шоу‑тамаша, ул «Вакыт дәрьясына романтик сәяхәт» исеме астында берләштерелгән. Шоу үзенең масштабы һәм матурлыгы белән таң калдыра. Сәхнәдә шарлавык­лар, яшен һәм штормны имитациялиләр, ә актерлар бу гүзәллек фонында катлаулы акробатик трюклар башкара һәм кылычларда сугыша. Тамаша залы өстендә «аквариумнар»да Су анасы костюмнарындагы кызлар «йөзеп йөри». Вакыт‑вакыт тамаша залында җил исә һәм яңгыр коя, түшәмнән роза таҗлары сибелә.

Сәламәтлекне дә кайгырттык

Утрауда традицион кытай медицинасында махсуслашкан үзәкләр урнашкан. Урамда арзанрак хакка массаж һәм башка дәвалану ысуллары тәкъдим итәләр. Шунысы кызык, доктор синең пульсыңны санап һәм телеңне карап чирләреңне ачыклый, төрле дәвалау курслары тәкъдим итә. Мәсәлән, эчке органнарның эшен нормальләштерү, терәк‑хәрәкәт аппараты функ­­цияләрен торгызу, кардиологик тернәкләндерү, организмны гомуми ныгыту, иммунитетны һәм тереклек тонусын күтәрү. Массаж, үләннәр, билгеле бер нокталарга йогынты ясау кебек алымнар кулланалар. Кемдер дәва таба, кемдер бу ысулга бөтенләй ышанмый. Шулай да иң озын гомерле кешеләр Кытайның Хайнань утравында яши икән. Моңа күп очракта саф һава һәм алга киткән көнчыгыш медицинасы ярдәм итә. Җирле клиникаларда уникаль фитотерапевтик практикалар һәм авторлык методикалары кулланылу белән аңлаталар.

Гади халык кайда да гади

 Гади халык бездәге кебек үк тырышып эшли. Балаларны әби‑бабайлар тәрбияли. Мәктәптә укулар иртәнге ­­ 7 сәгатьтән кичке 7гә кадәр дәвам итә. Тормышта үз урыннарын табу, яхшы хезмәт хакы алу өчен кечкенәдән тырыша балалар. Кытайлар бик шау‑шулы халык, диңгез ярында аларның купальниктан калып кызынганын гомумән күрмәдем. Йөзләре каралудан бик нык куркалар, ахрысы. Кытайлы гид ханым хезмәт хакларының артык зур булмавын, пенсияне бары тик дәүләт хезмәтендәге кешеләр һәм эре предприятиедә эшләүчеләр генә алуын сөйләде. Кытайларның тырышып эшләп, ел буе акча туплап, шулай утрауга ялга килүен һәм анда туктаусыз күпләп ашавын әйтте. Тагын шунысы бар, утрауда ял итүчеләрнең шактые кытайлар, арада балалар һәм өлкән яшьтәгеләр күп булуы күзгә чалынды. Ялыбыз тәмам, алдагы отпускага җитәрлек тойгылар туплап кайттык. Хуш, Кытай!

Р.S. Мяу милли киемендәге ханымны, ишарә һәм ымнар белән аңлатып, «Туган як» гәзитен тоттырып фотога төшерә алдым. Шулай итеп «Туган як» та Кытай диңгезе ярын күрде!

Гүзәл ЗАКИРОВА

 

 

Җәйдә ун көн ял
Җәйдә ун көн ял
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас