Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар , 10:39

Алла сакласын! Берәү 6 миллион сумга якын акчасын югалткан

Беренчел мәгълүматлар буенча, популяр мессенджерларның берсендә хезмәт урынына бәйле әңгәмә чаты барлыкка килгән. Әлеге әңгәмәдә аны «архивны цифрлаштыруны» узарга чакыралар, чөнки ханым эшләүче пенсионер, дигән хәбәр була. Биредә шулай ук мәгълүматларны цифрлаштыруны ничек узу турында аңлатма булган чат-ботка сылтама куелган.  Аннары «Әгәр бу сез түгел икән, дәүләт хезмәте порталына сылтама буенча күчегез» дигән язу чыга. Аның артыннан билгесез номердан шалтырату килә. Шалтыратучы кыз дәүләт хезмәте порталында аккаунтының ватылуы турында хәбәр итә һәм караклар барлык шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеге алуын сөйли.

Алла сакласын! Берәү 6 миллион сумга якын акчасын югалткан
Алла сакласын! Берәү 6 миллион сумга якын акчасын югалткан

Якынча бер-ике минуттан тагын бер шалтырау килә. Аферист үзен «федераль казначылыкның төп эксперты» дип таныштыра һәм, имеш, ФСБ дустанә булмаган илгә ярдәм иткән өчен җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттә. Ханым бу хәбәргә дә ышана һәм мошенникларның барлык күрсәтмәләрен үтәвен дәвам итә.

Банкта кредитлар рәсмиләштерүне булдырмау һәм җинаять җаваплылыгыннан качу сылтавы белән акчаларны «куркынычсыз исәп»кә күчерергә тәкъдим итә. Шуннан соң зыян күрүче үзенең барлык җыйган акчаларын - 5 миллион 824 мең сумны билгесез исәпкә күчергән. Әлеге акчаларны ул 10 ел дәвамында җыйган булган. «Банк хезмәткәрләре шундый зур суммада акчаны ничек бирде?» - дигән сорауга ул: «Башта фатир сатып алу өчен, аннары бүләкләр алу өчен дип аңлаттым, ә соңыннан бөтен бизәнү әйберләрен саттым», - дип җавап биргән.

 

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Полиция гражданнарны таныш булмаган номердан килгән шалтыратуларга сак карарга чакыра! Акчагызны бервакытта да куркынычсыз счетка күчермәгез. Билгесез реквизитлар буенча акча күчергәндә уяулыкны саклагыз, бары тик тикшерелгән сайтлардан гына файдаланыгыз.

 

Аделина Кашапова, Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге корреспонденты.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас