Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 ноябрь 2025, 09:58

Укучыларыбыз иҗаты

Әниләргә багышланган шигырьләр

Укучыларыбыз иҗаты
Укучыларыбыз иҗаты

Лаек алар олы хөрмәткә

Бала чагын искә

            алган һәркем

Сүзен әнкәйләрдән

            башлыйдыр.

Аның кочагының

            җылылыгын

Хәтерендә мәңге

            саклыйдыр.

Ә әнкәйләр моңа

            бик тә лаек,

Лаек бетмәс

            олы хөрмәткә.

Күп көч салып

            бала тәрбияләү

Саналмаганлыктан

            хезмәткә.

Ана кеше төп эшеннән

            башка,

Күпме йөкне тарта

            җигелеп.

Чөнки аңлый, гаилә

            учагының

Сүреләсен, калса җиңелеп.

Менә шуны аңлап фикер

            йөртик,

Әнкәйләрне искә алганда.

Гаилә дә нык, тормыш

            җиңел,

Якыннардан ярдәм

            булганда.

Ә хөкүмәт үз

            бурычын үти

Һәр гаиләгә

            биреп уңайлык.

Чөнки нык, тату

            гаиләләр

Илебез өчен дә зур

            байлык.

Безгә гомер, туган

            телне биргән,

Әнкәйләрне һәрчак

            олылыйк!

Җирдә тормыш башы

            тик аларда

Шушы хакыйкатьне

            онытмыйк!

Фәнүс ХӘЙРУЛЛИН

Әниемнең җылы кочагы

Җир йөзендә иң йомшагы

Әниемнең куллары.

Ол(ы)гайгач та

            рәхәт икән,

Әниле булулары.

Чәчләремнән бер сыйпаса,

Бар хәсрәтем тарала.

Яңа тугандай булам мин,

Бер тутырып караса.

Әни килсә, кунакка дип,

Җыела бала‑чага.

Барыбыз да сөенәбез

Син булганга дөньяда.

Элек әни пешеренгән,

Хәзер аны мин сыйлыйм.

Рәхәт икән, әни булгач,

Сөенеп һич тә туймыйм.

Үзем әби булсам да мин,

Һаман сиңа сыенам.

Ходаем бирсен гомерләр

Син булганга сөенәм.

Алты бала үстергәнсең,

Игелеген күр әле...

Чөкердәшеп чәйләр эчик,

Тик ешрак кил әле.

Колач җәеп каршы алсын

Синең йомшак кулларың!

Ол(ы)гайгач та

            рәхәт икән

Әниле булулары!

Гүзәлия ХАММАТОВА

 

 

Автор:
Читайте нас