Төрлесеннән
18 ноябрь 2025, 12:00

Киңәш көтәм

Бик озак уйлаганнан соң ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Исем-фамилиямне күрсәтмичә генә миңа киңәш бирсәгез иде. Киңәшегез өчен алдан ук рәхмәт белдерәм.  

Киңәш көтәмКиңәш көтәм
Киңәш көтәм

Соңгы вакытларда минем хатын “сулга” йөри. Телефон чылтыраганда трубканы алсам, теге башта аны шунда ук кире куялар. Хатын көн аралаш диярлек “дус кызлары” белән очраша. “Кемнәр белән?” дисәм, “син аларны белмисең,” ди. Кайчагында мин аның, үзе әйткәнчә, таксига утырып кайтканын сагалап торам, ләкин ул йортка килеп җиткәнче төшә, шул сәбәпле, мин аның нинди машинада кайтканын белми калам. Бервакыт мин сәгать ничә икәнен карар өчен аның кесә телефонын алган идем, ул бүтән кагыласы булма дип, тавыш чыгарды. Инде аптырыйм, хатынның кайда йөргәнен һаман сагалыйм микән, әллә тыныч кына өйрәнгән гадәт буенча яшәргәме.

Узган төндә хатын әйтми-нитми генә каядыр чыгып югалды. Бу юлы мин аның кайтканын көтеп торырга ниятләдем һәм урамда, машинам артына качып, күзәтә башладым. Шул вакыт күзем машина көпчәгенә төште. Баксаң, мин һаман тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырмаганмын икән. Ничек уйлыйсыз, аларны остаханәдә алыштырыргамы? Әллә инде гаражда үзем генә алыштырып куйыйм микән?

Түземсезлек белән сездән киңәш көтәм.

Автор:
Читайте нас