Төрлесеннән
12 ноябрь 2025, 09:52

Мин ничек “Башкортстан башлыгы” белән аралаштым

Гәзит тапшырасы көн, эш тыгыз, номер әзерлибез. Кичә генә Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров белән Туры бәйләнеш узды. Телефоны да кирәкмәгән вакытта шалтырый бит аның! Карасам, күзем маңгайга менә язды, Радий Фәрит улы үзе шалтырата!

Мин ничек “Башкортстан башлыгы” белән аралаштымМин ничек “Башкортстан башлыгы” белән аралаштым
Мин ничек “Башкортстан башлыгы” белән аралаштым

Әлбәттә, трубканы алдым. Тик Телеграмда сөйләшү килеп чыкмады, яза башладылар. Бик мөһим мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәм дигән. Уенга кушыласы иттем:

-Әллә кичәге "Туры бәйләнеш" буенчамы?

-Юк. Башка сорау. Сезнең белән Черных элемтәгә кердеме?

-Әйе.

Күрәсең уйнап сөйләшүемне аңлап алдылар, бөтен язышу күз алдында юкка чыкты. Ярый әле скрин ясап өлгердем.

Һәрвакыт исегездә тотыгыз! Дәүләт органнары, хакимият вәкилләре бервакытта да Телеграм яки Вотсапп аша шалтыратмый. Гомумән, кем генә шалтыратса да, хәлиткеч вакытта салкын канлылык белән уйлап эш итегез! 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас