Төрлесеннән
12 ноябрь 2025, 10:36

Дүрт машинаны бәрдергән

Кичә, 11 ноябрьдә, Кувыкин урамындагы 3 нче йорт каршында якынча сәгать 12дә дүрт автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. 32 яшьлек машина йөртүче, Chevrolet Cruze автомобиле белән идарә иткәндә, Садовая боҗрасыннан Кувыкин урамы ягына таба барганда, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм идарәне югалткан, нәтиҗәдә каршы як транспорт чаралары белән бәрелешкән: Лада Веста, Мазда һәм Опель Астра.  

Дүрт машинаны бәрдергәнДүрт машинаны бәрдергән
Дүрт машинаны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Веста автомобиле йөртүчесе һәм 17 яшьлек пассажир төрле җәрәхәтләр алган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Chevrolet Cruze автомобиле йөртүчесенең канында исерткеч эчемлек дәрәҗәсе 1,140 мг/л тәшкил иткән. Аңа карата исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ беркетмә төзелгән.

Барыгызны да битараф калмаска һәм гражданлык җаваплылыгын күрсәтергә чакырабыз. Сез машина йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган очраклар турында, Дәүләт автоинспекциясенең чат-боты аша @GIBDRB_02bot, Башкортостан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының "ышаныч телефонына" яки 5-09-06 телефоны буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частена хәбәр итә аласыз.

Алина Наширванова
Госавтоинспекциянең пропаганда бүлегенең инспекторы

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас