Төрлесеннән
7 ноябрь 2025, 11:18

Зәһәр Бибисара

Инсульт китереп бәргәндә, Рәшидәгә әле кырык яшь тә тулмаган була. Өч баласы бәхетенә, мөгаен, чир аны артык каты эләктерми - хатын хастаханәдән тиз чыга

Зәһәр БибисараЗәһәр Бибисара
Зәһәр Бибисара

Бибисара түтәйнең йорты авылның үзәк урамында урнашкан иде. Алты почмаклы өй. Әллә түбә кыеклары беркайчан буяу күрмичә, бүрәнәләре еллар узып соры коелганга, әллә ихата тутырып үскән агачларның кара куелыгыннан, бу йорт‑ихата яныннан узганда тәндә бала йоннары кабара иде.

Әйтерсең лә балачакта укып үскән әкияттәге кебек, тавык тәпиендә торган өй шыгырдап борылыр да аннан Убырлы карчык каршыга чыгар кебек тоелды.

Бибисара олы гәүдәле, ямьсез бер карчык иде. Өстенә матур чәчәкле күлмәк киеп кеше арасына чыкканын бер дә хәтерләмим мин аның. ‑ Кеше акыллы усал һәм юләр усал була диләр. Безнең әби зәһәр усал иде. Әлеге нигезгә әниебез килен булып төшкәндә, ул нибары 18 яшьлек кыз була. Бердәнбер улына хатын булып килгән яшь әниебезгә терәк һәм таяныч буласы урынга, ул аны кыерсыта һәм мыскыл итә, ‑ дип сөйли оныгы Әлфинә.

Бала чакта Бибисара түтәйне очраткан саен күңелдә туган шик‑шөбһәләрем урынсыз булмаган икән.

Ике гаилә сыенган алты почмаклы йортта тынычлык югала. Бибисара ире Шәвәли белән түр бүлмәгә урнаша. Улы Наил белән киленгә ятак аш бүлмәсендә кала. Ишек артындагы агач карават тирәли яшьләр чаршау тарта.

Һәр көнне ачы таң белән бер үк вакытта уянып чыга торган Бибисара түтәй биек тупсаны гына лап итеп атлап чыгып калмый. Усал бианай киереп ачып җибәргән авыр ишек карават башына дөбердәп килеп бәрелә торган була. Әлеге тавыштан куркып уянган балаларны Рәшидә бик озак тынычландыра. «Кендекләре бүселмәс. Бар, сыерны саварга чык. Көтүче көтеп тормас», ‑ дип җикергән бианай ишекне каты итеп ябып, караватына сузылып ята торган була.

Бибисара түтәй, бәрәңге һәм алма тутырган капчыкларын җил­кәсенә салып, район үзәгендәге базарга еш йөрде. Бу көннәр килене Рәшидәнең җанында иң бәхетле мизгелләр булып сакланып кала. Усал бианасы өйдә юклыктан файдаланып, ирен һәм биатасын эшкә тәмле ашлар пешереп озатып калган, бүлмәләрне матур итеп җыештырып, үзе дә эшкә ашыккан яшь хатын башка төрле мохиттә тәрбияләнә шул. 

Рәшидә артык хәлле тормышта яшәми. Әтисе гомер бакый фермада эшли, әнисе мәктәптә идән юа. Гаиләдә алар биш бала үсә. Тик әтисенең тавышын күтәреп әнисенә дәшкән чагын хәтерләми ул. Бар да гади һәм чиста. Иң мөһиме, балалар үзара хөрмәт тоеп яши. Шуңа күрә беренче мәлләрне Рәшидәгә каенанасының усал мөнәсәбәтен кабул итүе бик читен була. Өлкәннәрне ихтирам итеп үскән яшь килен тел‑теш күрсәтми. Сабыр итә. Өстәвенә бу вакытта инде Рәшидә иренә кыз бала алып кайткан була.

Бәбәйдән котылуга кырык көн дигәндә, Шәвәли картның капкасын бригадир килеп кага. Ике хатын да өйдә утыра алмый. Заманасы ул түгел. Усал караш яшь киленгә төбәлә. Тик менә күкрәк сөте белән туена торган нарасыйны кемгә ышанып тапшырырга соң? Бу вакытта баскан җиреннән ут чыгарырга сәләтле каенана сырт йоннарын кабарткан мәчене хәтерләтә. Бернинди дә бала карап утыру юк! Аның үз мәшәкате муеннан. Юлдан тыз‑быз чаба торган колхоз машиналарыннан коелып калган салам һәм сенажны җыеп алып керергә кирәк. Бушка килгән азык бит. Ул башкалар кулына эләгергә тиеш түгел. Күршеләргә дә кереп чыгасы бар. Чәй янына шикәр куймыйча калмаслар. Бибисара түтәйнең берсен чәйгә манган арада, икенчесен кесәсенә сала торган яман гадәте күпләргә билгеле...

Усаллыгы өстенә бик мәкерле һәм саран карчык та була ул. Аларның бакчалары авылда иң зурысы иде. Аннан җыеп алынган бәрәңгенең очы‑кырые булмады, дип искә ала Әлфинә. Вакыт узып, улының биш җанга җиткән гаиләсенә Бибисара түтәй бәрәңгене санап кына бирә
торган була.

‑ Әби базарда сатканнан калганы язга кадәр череп бетә иде, ‑ диде Әлфинә. ‑ Ә алмагач бакчасы ‑ авылда берәү. Алманы җыеп бетермәле булмады. Шулай бервакыт бабайдан кырчылык бригадиры алма сораган. Төшке ашка кайткан бабай тиз генә бер чиләк алма җыеп куя да ашарга кереп утыра. Моны белеп алган Бибисара әби шул арада тышка чыгып шыла. Безнең бабай күпкә кешелекле һәм шәфкатьле булды. Аны‑моны уйламый бит инде бу, ишек төбендә торган алмалы чиләкне эләктерә дә эшкә ашыга... Икенче көнне нарядтан кайтып кергән бабайның чыраена кызганмыйча карарлык түгел иде. «Бибисара, мине кеше алдында кайчан мәсхәрә итүдән туктыйсың син?! Нәрсә җитми сиңа?! Бер бакча алма! Черетеп түгәсең бит ел саен...» ‑ аның һәр сүзе кысылган тешләре аша чыкты. Бактың исә Бибисара әби, бабай тамак ялгаган арада, ул тутырып куйган чиләктәге алмаларны бушаткан, астына черекләрне салып, өстенә матурларын тезеп куйган икән. И‑и, шул вакытта бабамны жәлләүләрем...

Бибисара түтәй авыл халкы алдында ирен генә ким‑хур итеп яшәмәде. Киленен үз кубызына биетүдән туеп китәме, әллә инде башка төрле, заманча тел белән әйтсәк, адреналин кирәк буламы, әйтүе кыен. Әмма мондый адымга психикасы какшаган кеше генә барырга сәләтле.

Көннәрдән‑беркөнне өйлә вакытында мал‑туар арасында йөргән хатынның кулына башын селтәп җибәргән үгезнең мөгез очы тиеп китә. Ярылган урыннан кан саркып чыга. Шул канны кул‑битләренә буя­ган Бибисара түтәй авыл советына чаптырып барып керә. Ул вакытларда рәис булып Җәләй бабай эшли иде. Бик гадел, тырыш һәм дөрес кеше булды, мәрхүм.

‑  Менә карагыз, теге ләгънәт төшкән килен нишләтте?­ Үтерергә тели ул мине. Хәзер үк милиция чакыртыгыз...

Авыл советында булган кешеләр бер мәлгә югалып кала. Әмма Җәләй бабай гына түгел.

‑  Бибисара, ничек оят түгел сиңа? Рәшидә бу вакытта яшелчәдә эштә. Әле яңа гына кайттым шуннан. Баласын имезеп калды. Кеше рәнҗешен кая куярсың?! - дип аны фаш итә.

Изелеп яшәгән Рәшидәгә инсульт сукканда 38 яшь була. Сабыйлары хакына гына исән калгандыр диде ул вакытта авыл халкы. Савыгып чыккан хатынын һәм балаларын алып, Наил район үзәгенә йорт эзләп чыгып китә. Әнисенең кем булуын аңлар өчен аңа шактый вакыт таләп ителә, кызганычка.

Танышлар аша иске генә бер йорт алып керә алар. Яраткан кешең янәшәдә булганда, шалаш та оҗмах булып тоела. Бергә кушылып яши башлаганнарына егерме ел тулгач кына ир белән хатын карават башына дөбердәп килеп бәрелә торган ишектән курыкмыйча яши башларга өйрәнә. Хәер, бу вакытка инде аларның ул‑кызлары да үсеп җиткән була.

Шәвәли бабай озын гомерле булмый. Ә менә Бибисара түтәй туксанга җитә. Бер чиргә дә зарланмаган карчык тагын да яшәгән булыр иде әле, мөгаен. Әгәр бер очраклы хәл килеп чыкмаган булса... Теге, яшьлегендә, күзләре тулы нәфрәт, теле тулы ләгънәт булган көннәрдә, киереп ачып чыга торган ишек тупсасына сөрлегеп егыла ул. Бер ялгызы калган Бибисара түтәй күпме яткандыр, белүче юк. Табып алганда исән була әле ул. Аны тәрбияләү газабыннан якын кешеләрен Ходай Тәгалә үзе саклагандыр: озак ятмый. Җан тәслим кыла.

Рәшидә әби инде үзе туксанынчы дистәсен тутырып килә. Тик каенанасын рәнҗеп искә алмый. Тормышның ачы сабакларын татытып, бәлкем, ул аны нык һәм көчле булырга да өйрәткәндер. Ирен соңгы юлга озатканда, бахыркаена 60 яшь тә тулмаган була. Озак та узмый, олы кызының ире үлә. Улы Илгизнең хатыны бакыйлыкка күчкәнгә дә ун елга якын вакыт үтеп бара. Тәкъдиренә язылган һәр сынауны Рәшидә әби лаеклы итеп күтәрә. Сабыр итә. Алга таба яшәргә үзендә генә куәт табып калмый, балаларына һәм оныкларына да көч һәм егәр бирә.

Бүген ул оҗмахның түрендә яши ‑ иркен һәм җылы йортында барлык уңайлыклар да тудырылган. Кайчагында күңелгә килеп кергән авыр тойгыларны да тизрәк куарга тырыша Рәшидә әби.

Янәшәсендә балалары. Ананың һәр теләге алар өчен баш өсте. Әле менә, көзнең көйсез көннәре килеп җиткәнче, авыл зиратына алып барып кайттылар. Әрвахлар шактый җыелган монда. Рәшидә әби беренче эш итеп каенанасы каберенә карап юл тотты. Иреннәрен селкетеп, дога кылды да тынып калды. Аның бу вакытта ниләр уйлаганын, мөгаен, кабер ташларын сыпырып узган көзге җилләр генә беләдер...

Рәмилә ШАКИРОВА.

 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас